Проекты
129037

13 сентябрь көнне Казанның Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театрында (Ирек мәйданы) 2019 елда архитектура өлкәсендә Ага-хан халыкара премия җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Тантанада 250 чит ил кунагы, шул исәптән, министрлар, архитекторлар, галимнәр, эшмәкәрләр көтелә.

2019 елның 5-11 сентябрендә Казан шәһәренең “Идел” яшьләр үзәге базасында (Матюшино авылы, Садовая урамы, 7/1) “FISU Volunteer Leaders Academy 2019” халыкара белем бирү форумы узачак. Академиядә сиксәннән артык милли һәм 3 континенталь студентлар спорты федерацияләреннән 100 активист катнашачак.