“Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты

“Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты

22 Август - 27 Август
2019 ел
башланырга калды
Казанда узучы “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты рәсми сайты

Казанда 2019 елда 22 нче августтан алып 27 нче августка кадәр һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә дөнья чемпионаты “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге базасында узачак (Татарстан Республикасы, Зур Кабан авылы, Выставочная ур., 1).

Тамашачыларга

Чемпионат ярышларына керү бушлай. Моның өчен биредә электрон чакыру билеты броньләштерергә кирәк.

“Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты ачылу һәм ябылу тантаналары “Казан Арена” стадионында узачак. Ачылу тантанасы 2019 елның 22 августында үтәчәк. Ябылу тантанасы 2019 елның 27 августына планлаштырылган. Билетларын биредә сатып алып була.

Игътибар! Электрон билетларны кәгазьдә бастырырга онытмагыз. Телефон экраны ватылган яки батареясы утырган очракта, сканер мобиль телефон экранындагы штрих-кодны укый алмаска мөмкин.

Чемпионат турында

“Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча уза торган дөнья чемпионаты – эшче профессияләрнең дөньякүләм конкурсы, анда 25 яшькәчә булган яшь белгечләр үз белгечлекләрендә иң яхшысы исеменә ярышалар.

WorldSkills International (WSI) чемпионаты эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен арттыру һәм дөньяда һөнәри әзерлек һәм квалификация стандартларын һөнәри осталык буенча конкурслар оештыру һәм уздыру юлы белән үстерүне максат итеп куйган халыкара ассоциация яклавы астында уздырыла.

Казан “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча уза торган 45 нче дөнья чемпионатын уздыру хокукына 2015 елның 10 нчы августында Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә WSI Генераль ассамблеясында тавыш бирүләр нәтиҗәсендә ия булды. Татарстан башкаласы әлеге хокукка Франциянең Париж һәм Бельгиянең Шарлеруа шәһәрләрен оту бәрабәренә иреште.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 27 ноябрендәге 2429-р номерлы карары белән Чемпионатка әзерлек буенча Оештыру комитеты булдырылган, аны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова җитәкли. Чемпионатны оештыручылар ролендә WorldSkills International халыкара коммерцияле булмаган оешма, WorldSkills хәрәкәтенең Россия операторы - “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” профессиональ берләшмәләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы” союзы  һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО (Казан шәһәре) чыгыш ясыйлар. 

63 ил һәм төбәктән җыелган 1400 артык яшь профессионаллар 56 компетенция буенча ярышачаклар. Аларның эшләрен 1 300 артык эксперт бәяләячәк. Ярышларны оештыруда Россиядән һәм дөньяның башка илләреннән 3 500 волонтер җәлеп ителәчәк. Чара мәйданнарын 250 000дән артык тамашачы карар дип фаразлана. Төп чемпионат кысаларында тарихта беренче тапкыр 10 яшьтән алып 17 яшькәчә булган мәктәп укучылары арасында WorldSkills Juniors чемпионаты да уздырылачак. 

Чемпионатта катнашучылар һәм экспертлар WorldSkills авылы (хәзерге Универсиада авылы) үзенчәлекле торак комплексында яшәячәкләр. Дөнья халыкларының төрлелеге, аларның традицион һөнәрләре һәм гореф-гадәтләре белән Чемпионатның мәдәни мәйданчыкларында танышырга мөмкин булачак.

Проектлар