Беренче Бөтенроссия урам уеннары - 2020

Беренче Бөтенроссия урам уеннары - 2020

17 Сентябрь - 21 Сентябрь
2020 ел
башланырга калды

2020 елның 17-21 сентябрьдә Казан беренче Бөтенроссия шәһәр уеннарын кабул итәчәк. Чара Яшьләр көнен бәйрәм итү белән бер вакытка туры китереләчәк һәм якынча 1500 спортчыны җыячак.

Уеннар хакында

Казанда үтәчәк Уеннарның спорт программасы үз эченә 11 спорт төрен ала:

  • баскетбол (3х3 дисциплинасы);

  • бию спорты (“брейкинг” дисциплинасы);

  • велосипед спорты ( “BMХ-фристайл” дисциплинасы);

  • паркур;

  • роллер спорты;

  • чир спорты;

  • һава-көч атлетикасы (воркаут);

  • футбол фристайлы;

  • скейтбординг.

Шулай ук ике күрсәтмә спорт төре дә тәкъдим ителәчәк:

  • текбол;

  • роуп скиппинг (төрле элементлар башкарып, сикергеч аша сикерү).

Ярышлар кулланышка 2020 елның июненә тапшырырга планлаштырылучы яңа “Экстрим Парк”ында (Миллениум күпере астындагы яр буе мәйданчыгында) уздырылачак.

Бөтенроссия шәһәр уеннары программасы үз эченә яшьләр музыкасы, сәнгате һәм мәдәнияте фестивале белән тулыландырылган шәһәр спортының мавыктыргыч ярыш төрләрен  ала.

Проектлар