Пляж волейболы буенча 18 яшькәчә уенчылар өчен 2017 елдагы Европа беренчелеге

Пляж волейболы буенча 18 яшькәчә уенчылар өчен 2017 елдагы Европа беренчелеге

23 Август - 27 Август
2017 ел

2017 елның 23-27 нче август көннәрендә Казанда Пляж волейболы буенча 18 яшькәчә уенчылар арасында Европа беренчелеге узды. Ярышлар Су спорт төрләре сараена (Сибгать Хәким ур., 70) керү юлының уң ягында урнашкан Пляж спорт төрләре үзәгенең ярышлар өчен каралган 5 кортында үтте. 

Беренчелектә Европаның 33 иленнән 128ләп иң яхшы пляж волейболчылары катнашты. Европа чемпионы титулына үз яшь төркемнәрендә 32 егетләр һәм 32 кызлар командалары көрәште. Ярышларга 28 милли һәм 16 халыкара судья бәя бирде.

Чемпионат турында

18 яшькәчә булган уенчылар арасында пляж волейболы буенча Европа беренчелеге дәрәҗәле ярыш булып тора, анда зур спортның булачак йолдызлары үз осталыкларын күрсәтәләр. Чемпионат ел саен һәм Европа волейбол конфедерациясе (ЕВК) канаты астында уздырыла.

2016 елда беренчелек Брно (Чехия) шәһәрендә узды, анда ир-егетләр арасында узган ярышларда беренче урынны, финал матчында Россия спортчыларын җиңеп, Германия уенчылары яулады. Хатын-кызлар разрядында россиялеләр шулай ук көмеш медальгә ия булдылар, беренчелек Чехия спортчыларына эләкте.

Казан өчен бу Европа волейбол конфедерациясе канаты астында уздырыла торган беренче генә чара түгел – 2011 елда шәһәр пляж волейболы буенча ЕВК Континенталь кубогы матчларын кабул итте.

Ярышларның нәтиҗәләре 

Ир-егетләр волейболында Россиядән булган уенчылар барлык медальләрне дә оттылар: Шустров һәм Гусев – алтын медаль алдылар, Чухненков һәм Архипов икенче урынны яуладылар, ә Шекунов/Ермотик пары бронза алды. Кызлар арасында турнирның төп бүләге – алтын медаль шулай ук Россия вәкилләренә булды - аңа Воронина һәм Бочарова ия булдылар. Аларның көндәшләре булган Голландия кызлары Шон/ванДрил – көмеш, ә Украина кызлары Лысыца һәм Дашевская бронза медальгә ия булдылар. 

Ярышлар нәтиҗәләрен биредә карарга мөмкин.

Фото

Проектлар