Автомобильләр җитештерү буенча TIAF supported by Automechanika 2019 халыкара форумы

Автомобильләр җитештерү буенча TIAF supported by Automechanika 2019 халыкара форумы

26 Февраль - 28 Февраль
2019 ел

2019 елның 26 февраленнән 28енә кадәр “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә автомобильләр җитештерү буенча TIAF supported by Automechanika 2019 дип исемләнгән халыкара форум узды.

Форум турында

Форумның күргәзмәләр экспозициясендә әйдәп баручы автоҗитештерүчеләрнең, запас частьләр җитештерүчеләрнең иң яхшы эшләнмәләре һәм продуктлары, Россия, Кытай һәм Төркия автомобильләренә хезмәт күрсәтү өчен автокомпонентлар һәм җиһазлар тәкъдим ителде.

TIAF форумының эшлекле программасы үз эченә пленар утырышны, тармакта танылган экспертлар катнашындагы эш сессияләрен, автоҗитештерүчеләр ягыннан сатып алучылар белән бизнес-очрашуларны һәм Россия автопромын үстерү мәсьәләләре буенча иң актуаль сораулар буенча дискуссияне алды. Форум кысаларында Ford Sollers (Чаллы шәһәре) җитештерү мәйданына сәяхәт тә булды.

Форумда Messe Frankfurt GmbH вице-президенты һәм Automechanika бренд-менеджеры Михаэль Йоханнесның, Европа Бизнесы ассоциациясе генераль директоры Франк Шауффның, AZ Enterprise идарәче директоры Алекс Загускинның, “Содействие развитию и использованию навигационных технологий” (НП “ГЛОНАСС”) НП президенты Александр Гурконың, Mobileye вәкиллеге башлыгы Роман Ферштерның, “Avrora Robotics” генераль директоры Виталий Савельевның, шулай ук Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары вәкилләре катнашты.



Проектлар