Энергия ресурслары нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы (ТЭФ-2019)

Энергия ресурслары нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы (ТЭФ-2019)

10 Апрель - 12 Апрель
2019 ел

“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә (Татарстан Республикасы, Зур Кабан авылы, Выставочная, 1) 2019 елның 10 апреленнән 12сенә кадәр Энергия ресурслары нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы (ТЭФ-2019) узды.

Форум турында

Чараның максаты – энергетика җиһазлары һәм материалларын сату буенча төбәк базарларын киңәйтү, ресурсларны янга калдыру технологияләрен алга этәрү, техник ноу-хаулар тәкъдим итү, тәҗрибә алмашу, тармак эче кооперациясен үстерү һәм аңа ярдәм итү, шулай ук энергияне янга калдыру өлкәсендә техник, технологик һәм бәя сәясәтен формалаштыру.

Анда энергетика өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр һәм экспертлар, энергияне янга калдыру һәм ресурсларның нәтиҗәлелеге буенча энергетика агенлыклары һәм үзәкләре вәкилләре, галимнәр һәм практиклар, дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре, республика администрацияләре, Россия Федерациясе төбәкләре башлыклары, чит илләрдән вәкилләре катнашты.

Форум кысаларында фәнни-техник конференцияләр, түгәрәк өстәл утырышлары, экспертлар секцияләре, энергия нәтиҗәлелеген арттыру һәм тармакларда инновацияләр белән бәйле иң актуаль темаларга семинарлар һәм воркшоплар узды.

Чараны оештыручы буларак Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы, Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар Россия союзы һәм “Казан ярминкәсе” ҖЧҖ ярдәмендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы энергияне янга калдыру технологияләре үзәге” ДАИ чыгыш ясадылар.

Проектлар