“ТатАгроЭкспо” махсуслаштырылган күргәзмә һәм “Агросәнәгать комплексы” форумы

“ТатАгроЭкспо” махсуслаштырылган күргәзмә һәм “Агросәнәгать комплексы” форумы

13 Февраль - 15 Февраль
2019 ел

KazanExpo халыкара күргәзмәләр үзәгендә 2019 елның 13 нче февраленнән 15енә кадәр “ТатАгроЭкспо” махсуслаштырылган күргәзмә һәм “Агросәнәгать комплексы” форумы узды. Анда Татарстан Республикасыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән булган 320 оешма һәм предприятиеләрдән агросәнәгать комплексының 3000нән артык вәкиле катнашты.

Чара турында

Чараның максаты – Татарстан һәм Россия төбәкләре аграрийларының төбәкара элемтәләрен ныгыту, җиһазлар, товарлар җитештерүчеләр, хезмәт күрсәтүләр тәкъдим итүчеләр һәм авыл хуҗалыгы продукциясен кулланучылар арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру, агросәнәгать секторына ярдәм һәм аны үстерү өлкәсендә Идел буе төбәкләре һәм Россия аграр предприятиеләренең, иҗтимагый оешмаларның һәм дәүләт органнарының тырышлыкларын бергә туплау.

Форум кысаларында зур эшлекле программа да булды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышын уздыру, авыл хуҗалыгы тармаклары буенча тематик түгәрәк өстәлләр, игенчелек һәм терлекчелекне үстерү өлкәләрендә актуаль мәсьәләләр буенча семинарлар һәм мастер-класслар уздыру күздә тотылды.

Моннан тыш, “ТатАгроЭкспо” халыкара махсус күргәзмәсе дә узды. Күргәзмә экспозициясе агросәнәгать комплексының барлык өлкәләрен: авыл хуҗалыгы техникасын, җиһазлар һәм запас частьләрне, үсемлекләрне химик саклау чараларын һәм ашламаларны, авыл хуҗалыгы культуралары орлыкларын, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, тутыру һәм сортларга аеру җайланмаларын һәм башкаларны колачлады. Күргәзмәгә килүчеләргә Идел буе төбәкләренең фермерлык хуҗалыкларыннан китерелгән сыйфатлы товарлар алу мөмкинлеге дә туды.

Проектлар