2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары

2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары

22 Гыйнварь - 28 Гыйнварь
2022 ел
башланырга калды

2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарының рәсми сайты

2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары Казанда 22-28 гыйнвар көннәрендә узачак, һәм Россиядә Special Olympics International эгидасы астында үткән беренче чара булачак. Бөтендөнья Махсус Олимпия Уеннары җәйге һәм кышкы вакытта чиратлаштырылып һәр ике ел саен уздырыла. Алдагы кышкы Уеннар 2017 елда Австриядә уздырылды.

Уеннар турында 

Халыкара координация советы Уеннарны үткәрү урыны итеп Казанны шәһәрнең репутацииясе аркасында сайлады, чөнки биредә масштаблы халыкара ярышлар бер тапкыр гына үткәрелмәде, һәм Казанның инклюзив җәмгыять әгъзалары катнашындагы чараларны уңышлы үткәрү тәҗрибәсе бар.

Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпия уеннарында 108 илдән 2000 спортчы һәм юнифайд-партнер (акыл үсешендә үзенчәлекләр булмаган спортчы) катнашачак. Шулай ук аларга 3000 волонтер, 4000 мәртәбәле кунак һәм аларның гаилә әгъзалары кушылачак, бу чараны чын-чынлап масштаблы итеп үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Шәһәр Бөтендөнья кышкы уеннар программасын тәшкил итүче 7 спорт төре: тау чаңгылары спорты, сноуборд, флорбол, чаңгы ярышлары, фигуралы шуу, шорт-трек һәм карда йөргечләрдә йөгерү буенча ярышлар үткәрүгә яхшы әзерләнгән.

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары – дөньядагы иң абруйлы спорт ярышларының берсе, ул акыл мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен чын-чынлап инклюзив дөнья булдыруга юнәлдерелгән. Бөтендөнья уеннар шулай ук спортчылар өчен сәламәтлек саклау, белем бирү һәм лидерлык өлкәсендә эшләү буенча Махсус Олимпия хәрәкәте өчен мөһим платформа булып тора.

Махсус Олимпиада Россиядә яшәүче акыл үсешендә үзенчәлекләре булган якынча 3 миллион кешегә социаль адаптация өчен өстәмә мөмкинлекләр булдырырга ярдәм итәчәк.

Проектлар