Йөзү буенча Россия чемпионаты 2020

Йөзү буенча Россия чемпионаты 2020

25 Октябрь - 30 Октябрь
2020 ел

2020 елның 25-30 октябрендә Казанның Су спорт төрләре сараенда (С. Хәким ур., 70 нче йорт) йөзү буенча Россия чемпионаты узачак. Алты көн дәвамында якынча 700 спортчы 42 дисциплинада медальләр уйнатачак.

Онлайн-трансляция

Ярышларның онлайн-трансляцияләрен биредә карарга мөмкин.

Ярышларның нәтиҗәләре 

Ярышлар нәтиҗәләрен биредә карарга мөмкин.

Чемпионат турында

Милли чемпионатка Россиянең 65 төбәгеннән йөзүчеләр киләчәк. Шулай ук Казанда ФИНА Су спорт төрләрен үстерү үзәге спортчыларының һәм Казахстан, Молдова, Беларусь спортчыларының катнашуы планлаштырыла.

Чемпионат кысаларында шулай ук “Заплыв мужества” узачак, анда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашачак.

Чемпионатны Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО, Бөтенроссия йөзү федерациясе һәм Татарстан Республикасы йөзү федерациясе оештыра.

Проектлар