Йөзү буенча Россия чемпионаты (25м) 2019

Йөзү буенча Россия чемпионаты (25м) 2019

5 Ноябрь - 10 Ноябрь
2019 ел

Йөзү буенча Россия чемпионаты (25м) 2019 рәсми бите

Йөзү буенча Россия чемпионаты (25м) 5-10 ноябрь көннәрендә Казанның Су спорты төрләре сараенда (С.Хәким урамы, 70) узачак. Илнең 60 төбәгеннән тугыз йөзгә якын спортчы килүе көтелә.

Ярышларга керү ирекле.

ММЧ аккредитацияләү тәртибе

ММЧ вәкилләрен ярышларга аккредитацияләү 2019 елның 29 нче октябренә кадәр барачак. Аккредитация алу өчен заявка формасын тутырырга, фотографияне теркәргә (таләпләр файлда язылган) һәм media.info@dspkazan.com электрон почтасына юлларга кирәк. 

Онлайн-трансляция 

Ярышларның онлайн-трансляцияләрен биредә карарга мөмкин.

Ярышларның нәтиҗәләре 

Ярышлар нәтиҗәләрен биредә карарга мөмкин.

Чемпионат хакында

Татарстан башкаласы 25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионатын инде алтынчы тапкыр кабул итә. 2018 елгы чемпионатта Россия Федерациясенең 60 субъектыннан 849 спортчы катнашкан һәм 22 рекорд куелган: өч Россия рекорды, яшьләр арасында өч дөнья рекорды, яшьләр арасында өч Европа рекорды, яшьләр арасында 13 Европа рекорды.

Быелгы ярышлар 2019 елның 4-8 декабрь көннәрендә Шотландиянең Глазго шәһәрендә узачак йөзү буенча Европа чемпионатына (25 м) сайлап алу туры булып тора.

25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионатын Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО, Бөтенроссия йөзү федерациясе һәм Татарстан Республикасы Йөзү федерациясе оештыра.

Проектлар