Хатын-кыз командалары арасында регби-7 буенча Европа Олимпия уеннары сайлап алу турниры

Хатын-кыз командалары арасында регби-7 буенча Европа Олимпия уеннары сайлап алу турниры

13 Июль - 14 Июль
2019 ел
башланырга калды

13-14 июль көннәрендә Үзәк стадионда (Ташаяк урамы, 2а йорты) хатын-кыз командалары арасында регби-7 буенча Европа Гран-При сериясе этабы узачак. Европаның 12 командасы Татарстан башкаласына чемпионатның төп трофее өчен көрәшергә киләчәк.

Турнир хакында

Казан беренче тапкыр Олимпия уеннарына сайлап алу турнирын кабул итә, моңа кадәр биредә хатын-кыз командалары арасында регби-7 буенча Европа чемпионаты этаплары узды. 2017-2018 елларда регби-7 буенча Россия җыелмасы Татарстан башкаласында Европа чемпионатының җиңүчесе булган иде.

Казанда узачак турнирда катнашучылар составы 29-30 июньдә Франциядә үтәчәк Европа чемпионатының беренче этабында билгеләнәчәк. Әлеге этапның иң яхшы тугыз командасы Казанга юллама алачак. Тагы ике команда “Трофи” дивизионыннан һәм бер команда “Конференц” дивизионынан кушылачак.

Ярышлар җиңүчесе туры 2020 елда Япониядә узучы Олимпия уеннарына эләгә, ә икенче һәм өченче урыннар яулаган командалар көрәшне турнирның киләсе раундында - “Репешаже”да дәвам итәчәк.


Проектлар