19 яшькә кадәрге юниорлар арасында бадминтон буенча дөнья беренчелеге

19 яшькә кадәрге юниорлар арасында бадминтон буенча дөнья беренчелеге

30 Сентябрь - 13 Октябрь
2019 ел
башланырга калды

2019 елның 30 сентябрь-13 октябрь көннәрендә Казанның Гимнастика үзәгендә (Сыртланова урамы, 6 нчы йорт) 19 яшькә кадәрге юниорлар арасында бадминтон буенча дөнья беренчелеге узачак.

Чемпионат хакында

Юниорлар арасында дөнья беренчелеге 1992 елдан бирле үткәрелә һәм яшь уенчылар карьерасында мөһим этап булып тора. 2018 елда халыкара бадминтон федерациясе (BWF) алдагы биш елда спортның бу төре буенча юниорлар арасында дөнья чемпионатлары уздыру урыны булачак илләрне һәм шәһәрләрне билгеләде. Шулай итеп, 2019 елның октябрендә турнирны Татарстан башкаласы, ә киләсе елларда – Яңа Зеландия, Кытай, Испания һәм АКШ кабул итәчәк.

Казан элегрәк бадминтон буенча халыкара ярышларны кабул иткән иде инде, алар арасында 2014 елгы бадминтон буенча Европа чемпионаты, шулай ук ир-ат һәм хатын-кыз командалары арасында бадминтон буенча Европа чемпионаты, 2016 һәм 2018 елларда 15 яшькә кадәрге юниорлар арасында Европа чемпионаты бар.

Спорт программасы үз эченә командалы һәм индивидуаль ярышлар ала. Ике этапта узучы команда чемпионатында уртача 33-64 команда катнаша. Индивидуаль чемпионат Олимпия уеннары системасы буенча уза - җиңелүче төшеп кала.

Ярышларны Халыкара бадминтон федерациясе, Россиянең Милли бадминтон федерациясе, Татарстан Республикасының спорт министрлыгы, Татарстан Республикасының бадминтон федерациясе һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО оештыра.

Проектлар