“FISU Volunteer Leaders Academy 2019” Халыкара белем бирү форумы

“FISU Volunteer Leaders Academy 2019” Халыкара белем бирү форумы

5 Сентябрь - 11 Сентябрь
2019 ел
башланырга калды

2019 елның 5-11 сентябрендә Казан шәһәренең “Идел” яшьләр үзәге базасында (Матюшино авылы, Садовая урамы, 7/1) “FISU Volunteer Leaders Academy 2019” Халыкара белем бирү форумы узачак. Академиядә сиксәннән артык милли һәм 3 континенталь студентлар спорты федерацияләреннән 100 активист катнашачак.

Форум турында

FISU Volunteer Leaders Academy – волонтерлар һәм студентлар спорты милли федерацияләре әгъзаларының халыкара спорт чараларын уздыру тәҗрибәсе һәм мәгълүматлары белән алмаша торган уникаль белем бирү мәйданчыгы. 2017 елда Казанда узган тәүге форум уңышыннан соң, шул ук елны Тайбэй шәһәрендә үткән FISU Генераль ассамблеясында аны ел саен үткәрү турында карар кабул ителде.

Форум җиде көнгә исәпләнгән һәм үз эченә мастер-класслар, фикер алышулар, конкурслар һәм төркемнәрдә эшләүне ала. Докладчылар сыйфатында зур спорт һәм мәдәни чаралар үткәрү буенча халыкара экспертлар һәм булачак халыкара студентлар ярышларын оештыру комитеты вәкилләре чыгыш ясый.

Быелгы белем бирү программасы 2020 елдагы студентлар арасында дөнья чемпионатларына әзерлек һәм халыкара студентлар спорты көнен бәйрәм итүгә багышланган. Шулай ук биредә FISU студент илчеләренең узган елгы план эшләре нәтиҗәләре дә тәкъдим ителәчәк.

Казан FISU Volunteer Leaders Academy форумын инде өченче тапкыр кабул итә. Форумны Халыкара студентлар спорты федерациясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән ТР Спорт министрлыгы оештыра. Чараны әзерләү һәм үткәрүне КБАО “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” тәэмин итә, ә форумның генераль партнеры буларак “Норникель” компаниясе чыгыш ясый.


Проектлар