KAZAN DIGITAL WEEK – 2020 халыкара форумы

KAZAN DIGITAL WEEK – 2020 халыкара форумы

21 Сентябрь - 24 Сентябрь
2020 ел
башланырга калды

Әле дә дәвам итүче COVID-19 пандемиясенә бәйле рәвештә, фәнни һәм эшлекле аралашуның тулы халыкара дәрәҗәсен саклау максатында, “ЭРТИКО-ИТС Европа” ассоциациясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ИТС буенча Беренче Үзәк-Көнчыгыш Конгрессны 2020 елның 21-24 сентябреннән 2022 елның 19-21 сентябренә күчерү турында карар кабул итте.

Конгрессны кабул итүче як тарафыннан элегрәк планлаштырылган срокларда – 2020 елның 21-24 сентябрендә виртуаль форматта KAZAN DIGITAL WEEK – 2020 халыкара форумын үткәрү турында карар кабул ителде.

Карарның төп максаты - бер-берсеннән еракта эшләүче белгечләрнең аралашуы вакытында мөмкин кадәр югары фәнни һәм икътисади нәтиҗәгә ирешү. Катнашучылар һәм кунаклар өчен Конгрессның элек декларацияләнгән барлык мөмкинлекләре дә сакланыла: панель дискуссияләр һәм түгәрәк өстәлләр, күргәзмә, техник турлар, Казан буенча экскурсияләр, ачылу һәм ябылу тантаналары, нетворкинг-клуб.

Форум үзендә зур вакыйгалар һәм бай программа белән тәэмин итүче тематик юнәлешләрне,  цифрлаштыруга караган барлык сорауларны колачлауны, катнаш коммуникацияләр һәм яңа элемтәләр мөмкинлеген берләштерәчәк:

  • VI ITS Forum – Kazan халыкара фәнни-гамәли конференциясе – үз эченә тормыш эшчәнлеге иминлеген тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләрен хәл итү буенча интеллектуаль транспорт системалары һәм ситуация үзәкләре компонентлары кушымталарының заманча юнәлешләре хакында фикер алышуны һәм анализлауны алган чара.

  • Яңа заман киберкуркынычсызлыгы – үз эченә бу өлкәдә булган дөнья һәм Россия трендларын – мәгълүмат саклауның техник чараларын, киберкуркынычсызлыкны тәэмин итүнең өлкә аспектларын, мәгълүмат саклау өлкәсендәге законнарны көйләүче киберкуркынычсызлык сервисларын куллану практикаларын җентекләп күзәтеп баруны алучы юнәлеш.

  • Финтех экосистемасы – үз эченә банк сегменты өчен финанс технологияләренең актуаль юнәлешләрен, финтех проектларны законнар белән көйләүне, банк өлкәсендә ясалма интеллект һәм роботлаштыру технологияләрен куллануны алган чаралар тармагы.

  • Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр – үз эченә корпоратив бурычлар һәм стартаплар чигендәге трендлы фикерләрне, венчурлы инвестицияләү өлкәсендәге дөнья һәм Россия трендларын, яшь компанияләрнең күптәнге бизнес-процессларны үзгәртеп коруга юнәлдерелгән инновацияле фикерләрен алган тематик юнәлеш.

Чара, теркәлү шартлары һәм материалларны бастыру турындагы мәгълүмат, шулай ук тыңлау/карау мөмкинлеге булган аудио-видеоконтент модельләре kazandigitalweek.ru сайтында тәкъдим ителгән.

Проектлар