Интеллектуаль транспорт системалары (ИТС) буенча Беренче Үзәк-Көнчыгыш конгресс

Интеллектуаль транспорт системалары (ИТС) буенча Беренче Үзәк-Көнчыгыш конгресс

21 Сентябрь - 24 Сентябрь
2020 ел
башланырга калды

Беренче Үзәк-Көнчыгыш конгресс-2020 рәсми сайты

2020 елның 21-24 сентябрь көннәрендә Казанда интеллектуаль транспорт системалары (ИТС) буенча Беренче Үзәк-Көнчыгыш конгресс узачак. Татарстан башкаласы конгрессны үткәрү хокукын заявка компаниясе нәтиҗәләре буенча отты. Мондый дәрәҗәдәге һәм әһәмияткә ия тармак вакыйгасы беренче тапкыр Россия Федерациясе территориясендә узачак.

Конгресс хакында

Конгрессны ERTICO ITS Europe Ассоциациясе оештыра. Оештыру эшләрендә шулай ук Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары ярдәм күрсәтәчәк. ERTICO Ассоциациясе тарихындагы әлеге зур һәм масштаблы чара Россия, БДБ, Урта Көнчыгыш, Европа һәм Азия илләрендә интеллектуаль транспорт системаларын үстерүгә юнәтелгән.

Конгресс фәлсәфәсе транспорт хәрәкәтен тотрыклы үстерү максаты белән ИТС дөнья җәмәгатьчелеген берләштерүдән гыйбарәт. Чараның төп идеясы шунда – инновацияләр җәлеп итеп, “акыллы киләчәк” булдырабыз. Казанда үтүче конгресс куркынычсыз, нәтиҗәле, экологик яктан куркыныч булмаган һәм уңайлы мобильлекне тәэмин итү максаты белән ИТС өлкәсендәге чишелешләрне тәкъдир итү өчен дөнья платформасын тәкъдим итәчәк.

Конгрессның төп тематик юнәлешләре: транспорт хәрәкәте белән идарә итү, җәмәгать транспорты, транспорт хәрәкәтен оештыру өлкәсендәге кануннар, зур күләмле мәгълүматлар, тикшеренүләр һәм эшләнмәләр, инновацияләр, пилотсыз идарә ителүче системалар, ИТС һәм әйләнә-тирә, мобиль кушымталар, ИТС өлкәсендә кадрлар әзерләү.

Конгресс форматы бай эшлекле программа, күргәзмә, техник визитлар, демонстрацияләр, сыйфатлы нетворкингны күздә тота.

ИТС буенча Беренче Үзәк-Көнчыгыш конгресс саннары:
  • 1500 чит ил һәм Россия делегаты;
  • 200 экспонент;
  • 5000 м2 күргәзмә;
  • 3000 кунак-профессионал;
  • 100 дөнья һәм Россия ММЧ вәкилләре.

ERTICO ITS Europe Ассоциациясе транспорт хәрәкәте өлкәсендәге тикшеренүләрне һәм эшләнмәләрне тормышка ашыру өчен интеллектуаль транспорт системалары индустриясенең (ИТС) 15 лидеры һәм Еврокомиссия инициативасы белән 1991 елда оеша. Үзенең 30 еллык эшчәнлеге дәвамында Ассоциация уннарча Европа проектын гамәлгә ашырган, 38 дөнья һәм Европа конгрессы уздырган, әгъзалар санын унбиштән алып йөз егермегә кадәр арттырган, иҗтимагый консультацияләрдә һәм сәяси вәзгыятьтә зур урын алган, Европа, АКШ, Япония, Россия һәм Кытайдагы ИТС индустриясенең төп уенчылары белән озак вакытлы стратегик мөнәсәбәтләр урнаштырган.

Проектлар