“Россия — Ислам дөньясы: Kazan Summit 2019” XI халыкара икътисадый саммит

“Россия — Ислам дөньясы: Kazan Summit 2019” XI халыкара икътисадый саммит

24 Апрель - 26 Апрель
2019 ел

2019 елның 24 апреленнән 26 сына кадәр “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә (Татарстан Республикасы, Зур Кабан авылы,  Выставочная, 1) “Россия — Ислам дөньясы: Kazan Summit 2019” XI халыкара икътисадый саммит узды.

Чара турында

“Россия — Ислам дөньясы: Kazan Summit 2019” - Россия Федерациясе һәм ислам дөньясы илләренең икътисадый хезмәттәшлегенең төп мәйданы. Чара “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме эшчәнлеге кысаларында уза, аның рәисе - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Россия һәм Ислам хезмәттәшлеген оештыру (ИХО) төркеменә кергән илләрнең беренче халыкара икътисадый саммиты, хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышу һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен халыкара платформа булдырып, 2009 елда узган иде.

Чараның максаты – Россия һәм ИХО илләре арасындагы сәүдә, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни багланышларны ныгыту. Саммит кысаларында мәртәбәле кунаклар катнашында пленар утырыш та узды. Анда катнашучылар хәләльлайфстайл, ислам финанслары һәм парнерлык банкингы, IT стартаплар, экспорт, бизнесның социаль җаваплылыгы һәм башка мәсьәләләрне күтәрделәр. Сбербанк ел саен саммит кысаларында бизнес – иртәнге ашлар уздыра. Чара кысаларында инде өченче тапкыр Russia Halal Expo хәләл халыкара күргәзмәсе узды.


Проектлар