2019 елдагы Россия инвестиция-венчур форумының рәсми сайты
Россия венчур форумы 2019 елның 11 апрелендә “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә (Татарстан Республикасы, Зур Кабан авылы, Выставочная, 1) узды.
Форумны оештыручылар буларак Россия венчур инвестициясе ассоциациясе (РВИА) һәм Татарстан Республикасы инвестиция-венчур фонды чыгыш ясый. Чара Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең, АО «РВК», РАВИ, АСИ, НАБА, СКОЛКОВО, INTERNATIONAL VENTURE CLUB, GTS, TECHTOUR зур игътибары астында узды.
Россия инвестиция-венчур форумы – Россиянең һәм чит илләрнең иң яхшы технология компанияләре, инвесторлар, бизнес-ангеллар һәм үсеш институтлары катнашындагы дискуссияләр өчен иң зур халыкара платформа.
Экспертлар индустрия үсешенең перспектив юнәлешләре: блокчейн, Россиягә валюталар керүне җайга салу, финтех, тармакны дәүләт җайга салуы мәсьәләләре, фандрайзинг, финанслауның альтернатив мөмкинлекләре, шулай ук фәнни үсеш өлкәсендә университет роле һәм инновация проектларын координацияләүнең яңа форматлары турында фикер алыштылар.
Startup Expo кысаларында оештыручылар иллеләп инвестиция проектларын тәкъдим иттеләр, 10 иң яхшы стартап-проектлар акселерация программасында катнашачаклар һәм 20 млн. сумга кадәр инвестицияләр алачаклар.
Форумның конгресс программасы кысаларында тармакның I2BF Global Ventures, Speedinvest, Larix, Сколково-венчурные инвестиции, Kama Flow, Phystech Ventures, Starta Capital, Внешэкономбанк, Сбербанк, Северсталь, Татнефть кебек лидерлары катнашындагы түгәрәк өстәл утырышлары узды.