FINA су спорт төрләрен үстерү үзәге

FINA су спорт төрләрен үстерү үзәге

2018 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы һәм Халыкара йөзү федерациясе (FINA) арасында Казан шәһәрендә FINA Су спорты төрләрен үстерү үзәген булдыру хакында килешүгә кул куелды. Килешү имзалану вакытына дөньяда шундый 3 үзәк эшләп килә иде: Америка Кушма Штатларында, Таиландта һәм Сенегалда.

Үзәк турында

Үзәкнең бурычы - йөзүдә зур милли казанышлары булмаган илләрдән килгән спортчыларны дөнья чемпионатларына һәм Олимпия уеннарына әзерләү, шулай ук тренерлар һәм судьялар өчен белем бирү программалары үткәрү.

Үзәк программасы үз эченә 5 модуль ала:

  • FINA стипендияләре (спортчылар өчен)

  • FINA квалификация күтәрү курслары (тренерлар һәм судьялар өчен)

  • FINA мәктәпләре (судьялар өчен)

  • FINA тренерлар сертификацияләү программасы

  • FINA халыкара семинарлары

Инфраструктура һәм тренерлар командасы

FINA Су спорты төрләрен үстерү үзәге 2 спорт объекты базасында урнашкан: бу Су спорты төрләре сарае һәм Казан олимпия резервы училищесына караган “Олимпиец” спорткомплексы. Объектлар турында тулырак мәгълүматны “Документлар” бүлегендә карарга мөмкин.

Йөзү буенча стипендия программасы кысаларында бүген FINA Үзәгендә 7 ил (Грузия, Кыргызстан, Латвия, Молдова, Черногория, КХДР, Пакыстан) спортчылары белем ала. 2019 елның маенда суга сикерү буенча 6 ил (Мисыр, Һиндстан, Иран, Литва, Сальвадор, Чили) спортчылары белем алучы стипендия программасы старт алды.

FINA Су спорты төрләрен үстерү үзәге йөзү буенча баш тренер Гөлнара Гарипова һәм суга сикерү буенча баш тренер Павел Борис улы Муякин җитәкчелеге астында эшли. Баш тренерлар Россиянең йөзү һәм суга сикерү федерацияләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Федерацияләр белгечләре  һәр спортчыга аның әзерлек дәрәҗәсен, сәләтләрен һәм шәхси еллык спорт планын исәпкә алып, индивидуаль күнекмәләр планы төзергә ярдәм итәләр. Үзәктә шулай ук һәр спортчының нәтиҗәле үсешенә ярдәм итүче белгечләр төркеме эшли.

Сәламәтлек өчен көтелмәгән куркынычлар булдырмау максаты белән, FINA үзәгенә килүгә һәр спортчы медицина тикшеренүе үтә. Тикшеренүдән соң спортчы үзенең әзерлек дәрәҗәсен билгеләүче тест уза. Тест нәтиҗәләре, шулай ук спортчының үзеннән алган Үзәккә килгәнче башкарылган күнекмәләре үзенчәлекләре турында мәгълүмат баш тренерга атлетның стипендия программасында катнашу вакытында шәхси күнекмәләр планын төзергә ярдәм итә.

Күнекмәләр атнасын 2,5 көнлек ике цикллы 6 күнекмә көне тәшкил итә. Якшәмбе – ял көне. Стипендиат теләге буенча ирекле йөзү максаты белән якшәмбе көнне бассейн куллану мөмкинлеге бирелергә мөмкин.

Фото

Проектлар