“Россия мәгарифе” EDU Russia 2019 форумы

“Россия мәгарифе” EDU Russia 2019 форумы

28 Февраль - 1 Март
2019 ел

2019 елның 28 февраленнән 1 мартка кадәр Kazan Expo халыкара күргәзмәләр үзәгендә (Татарстан Республикасы, Зур Кабан, Выставочная, 1) “Россия мәгарифе” EDU Russia форумы узды. Анда 80 төбәктән 120ләп Россия һәм чит илләр спикерлары катнашты.

Форум турында

EDU Russia – Россиядә мәгариф үсешенең концептуаль мәсьәләләре буенча фикер алыша торган иң эре халыкара мәйдан.

Форумны оештыручылар буларак Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгълүмати үсеш агентлыгы чыгыш ясый. Форумда хакимият органнары вәкилләре, идарәчеләр һәм педагоглар, психологлар, предприятиеләр җитәкчеләре, меценатлар, мәгариф өлкәсе өчен технологияләр эшләүчеләр, архитекторлар һәм проектлаучылар, девелоперлар һәм төзелеш компанияләре вәкилләре катнашты.

Форум кысаларында EDU Russia 2019 күргәзмәсе дә узды, анда мәктәп киңлеген җиһазлау буенча кызыклы проектлар тәкъдим ителде.

Чараның максаты – заманча тенденцияләр, концептуаль идеяләр һәм яңалыклар турында фикер алышу, дөнья һәм ил күләмендәге иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашу, мәгариф өлкәсендә эш бирүчеләр һәм профессионалларны берләштерү.

Проектлар