Суга сикерү буенча 2018 елдагы ФИНА дөнья сериясе этабы

Суга сикерү буенча 2018 елдагы ФИНА дөнья сериясе этабы

4 Май - 6 Май
2018 ел

Казанның Су спорт төрләре сараенда (Сибгать Хәким ур., 70 йорт) 2018 елның 4-6 нчы май көннәрендә Суга сикерү буенча ФИНА дөнья сериясенең 4 нче этабы узды. Турнирда 14 илдән 70 тән артык спортчы катнашты.

Турнир турында

ФИНА дөнья сериясе – Казанда 2015 елдан алып һәр ел саен уздырыла торган уникаль мәртәбәле ярыш. Беренче тапкыр ул Татарстан башкаласында Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты алдыннан уздырылган иде.

Дөнья сериясе ярышлар турниры һәм күрсәтмә чыгышлар синтезы буларак тәкъдим ителә. Ярышларда дөнья дайвингы элитасы: Олимпия уеннары, чемпионатлар һәм дөнья кубоклары җиңүчеләре һәм призерлары катнаша. Турнир Халыкара йөзү федерациясе (FINA) канаты астында уза.

Дөнья сериясенең һәр этабының ярышлар программасы үз эченә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында өч метрлы трамплиннан һәм ун метрлы каланчадан ялгыз һәм синхрон сикерүләрне, шулай ук өч метрлы трамплиннан һәм ун метрлы каланчадан синхрон катнаш сикерүләрне ала. 

Беренче һәм икенче этаплар Пекинда (9-11 март) һәм Фудзида (15-17 март) узды, аннан 27 нче апрельдән 29ына кадәр ярышларны Канаданың Монреаль шәһәре кабул итте. 

Катнашучылар исемлеге һәм нәтиҗәләр

Чемпионатта катнашучы йөзүчеләр исемлеген һәм ярышлар нәтиҗәләрен биредә карарга була.

Фото
Партнерлар

Проектлар