Dental Kazan Expo 2019 халыкара махсуслаштырылган күргәзмә

Dental Kazan Expo 2019 халыкара махсуслаштырылган күргәзмә

5 Июнь - 7 Июнь
2019 ел

5-7 июнь көннәрендә “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә (Татарстан Республикасы, Олы Кабан авылы, Выставочная урамы, 1) стоматология индустриясе осталарын җыйган Dental Kazan Expo 2019 халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм “Татарстан стоматологиясе” Форумы узды.

Чара хакында

Dental Kazan Expo – стоматология өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу һәм аларны чишү буенча Идел буендагы иң зур эшлекле мәйданчык.

Өч көн дәвамында катнашучыларга яңа стоматология җиһазлары, шулай сөяк пластикасы, казналык-бит хирургиясе һәм теш техникасы лабораторияләренең стоматология хезмәтләре өчен дөньяның иң эре брендларыннан кораллар һәм материаллар тәкъдим ителде.

Күргәзмә кысаларында зур эшлекле программа каралган иде. Дөнья дәрәҗәсендәге Россия һәм чит ил профессионаллары семинарлар, симпозиумнар һәм мастер-класслар форматында тәҗрибә белән уртаклашты. Стажлары булган табиблар һәм бу өлкәгә әле яңа килгәннәр күргәзмәнең белем бирү өлешендә булгач, бәя биргесез белемнәр һәм күнекмәләр алды.

Чара Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Стоматология ассоциациясе һәм ТР Стоматология ассоциациясе ярдәме белән уздырыла.

Проектлар