БДБ илләре уеннары 2020

БДБ илләре уеннары 2020

20 Август - 27 Август
2020 ел
башланырга калды

2020 елгы I нче БДБ илләре уеннарының рәсми сайты

20-27 август көннәрендә Казан 2020 елда Татарстанда үтәчәк иң мөһим спорт ярышларының берсе – БДБ илләре уеннарын кабул итәчәк. Ачылу һәм ябылу тантаналары 20 һәм 27 августта “Баскет-холл”да узачак. Якынча 280 медаль комплекты уйнату планлаштырыла.

Уеннар хакында

БДБ илләре уеннарын үткәрүне Россия Федерациясе тәкъдим итте. Тәкъдим 2018 елның 28 сентябрендә Дүшәнбе шәһәрендә узган БДБ илләре башлыклары советы утырышында хупланылды.

Ярышларда катнашу өчен Казанга Әзербайҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан һәм Украина командалары чакырыла – барлыгы 14-23 яшьлек якынча 2500 спортчы, шулай ук Берлекнең 11 иленнән меңгә якын рәсми зат.

Ярышлар спортның 21 төре буенча узачак: баскетбол (3х3), бокс, волейбол (пляжныкы), өстәл теннисы, нәфис гимнастика, су полосы, дзюдо, бадминтон, йөзү, ирекле һәм грек-рим көрәше, самбо, фехтование, футзал, билбау көрәше һәм татарча көрәш, каратэ, бию спорты, армрестлинг, мас-рестлинг, гер спорты, тай боксы, шахмат. Ярышлар үткәрү өчен 15 объект җәлеп ителәчәк. 

Проектлар