Гандбол буенча 2018 елдагы дөнья чемпионаты
рәсми сайты
Татарстан башкаласында 2018 елның 24-29 июль көннәрендә пляж гандболы буенча сигезенче дөнья чемпионаты узды. Ярышларда 16 ир-атлар һәм 16 хатын-кызлар милли җыелма командалары, 550ләп спортчылар, тренерлар һәм рәсми затлар катнашты.
Турнир Су спорт төрләре сарае (Сибгать Хәким ур., 70) янында урнашкан Пляж спорт төрләре үзәгенең өч ярышлар кортында узды.
Чемпионат турында
Пляж гандболы буенча дөнья чемпионаты Халыкара гандбол федерациясе (IHF) тарафыннан ике елга бер тапкыр уздырыла. Беренче турнир 2004 елда Эль-Гун (Мисыр) шәһәрендә уза. Хатын-кызлар командалары арасында беренче дөнья чемпионнары – Россия җыелма командасы, ир-атлар командалары арасында - Мисыр җыелма командасы булган иде. Россиянең ир-атлар җыелма командасы бронза медальләр алдылар.
2018 елда дөнья чемпионатын Россиядә уздыру турындагы карар Халыкара гандбол федерациясе тарафыннан 2015 елның 25 гыйнварында Катарда узган IHF конгрессында кабул ителде.
Казан пляж гандболы буенча ярышларны беренче тапкыр гына кабул итми. 2014 елдан башлап Татарстан башкаласында ел саен “Пляж” дип аталган пляж спорт төрләре фестивале уза, аның программасында гандбол турниры да бар.
2017 елдагы III Бөтенроссия пляж уеннары дөнья чемпионаты адыннан үзенә күрә бер әзерлек булып торды, аның кысаларында хатын-кызлар командалары арасында пляж гандболы буенча Россия Кубогы ярышлары узган иде.
Катнашучылар составы
Ир-атлар
Группа А
|
Группа В
|
Группа С
|
Группа D
|
Хорватия
|
Испания
|
Катар
|
Бразилия
|
Иран
|
Венгрия
|
Оман
|
Россия
|
Уругвай
|
Вьетнам
|
Австралия
|
АКШ
|
Аргентина
|
Яңа Зеландия
|
Дания
|
Швеция
|
Хатын-кызлар
Группа А
|
Группа В
|
Группа С
|
Группа D
|
Испания
|
Польша
|
Бразилия
|
Норвегия
|
Австралия
|
Уругвай
|
Таиланд
|
Дания
|
Греция
|
Франция
|
Россия
|
Вьетнам
|
Парагвай
|
Кытай Тайбэйе
|
АКШ
|
Мексика
|
Ярышларның нәтиҗәләре
Пляж гандболы буенча дөнья чемпионатында ир-атлар җыелма командалары арасында бразилиялеләр чемпион булдылар, Хорватия көмеш медальгә, ә Венгрия командасы бронза медальгә ия булды. Хатын-кызлар турниры җиңүчеләре – Греция җыелма командасы, икенче урында Норвегия, өченче урында – Бразилия командалары.
Ярышлар нәтиҗәләрен биредә карарга
мөмкин.