Яңалыклар
Яңалыклар
Киңәйтелгән эзләү
Язылган көне:
алып кадәр
30 Июнь 2016 - 12:09
Казаннан булган волонтерлар Альбина Гыйләҗетдинова һәм Никита Гладнев Франциянең Ланс шәһәрендә стажировка узып кайттылар. Россиядән булган волонтерлар составында алар бер ай дәвамында футбол вакыйгаларының үзәгендә кайнадылар. Дөньяның спорт җәмәгатьчелеге бик зур кызыксыну белән Европа турнирының плей-оффы баскычын күзәткәндә Альбина һәм Никита инде өйләренә кайттылар. Яңа тәҗрибәгә, матур хис-тойгыларга, үз ватаннарында волонтерлык хәрәкәтен оештыру эшенә кертеп җибәрергә теләгән кызыклы идеяләргә баеп кайттылар алар.
8 Июнь 2016 - 15:16
Шушы көннәрдә Казан волонтерларының 2016 елның 6 нчы маеннан алып 22сенә кадәр Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта узган Хоккей буенча дөнья чемпионатында стажировкалары тәмамланды. 14 волонтер исән-имин Казанга әйләнеп кайттылар һәм эстафетаны ике бәхет иясенә - Футбол буенча UEFA 2016 Европа чемпионаты волонтерлары итеп сайланган Альбина Гыйләҗетдиновага һәм Никита Гладневка тапшырдылар.
1 Июнь 2016 - 18:11
Казан бүген, Россиядә 2018 елдагы Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатын™ оештыручы башка шәһәрләр белән бергә, илдәге волонтерлык хәрәкәте тарихында иң масштаблысы булырга вәгъдә итә торган волонтерлар җыю кампаниясенә кушылды. Казанның Идел буе физик культура, спорт һәм туристлык академиясендә урнашкан волонтерлык үзәге илдәге 15 волонтерлык үзәгенең берсе булып тора һәм аның хезмәткәрләренә ДЧ-2018 һәм Конфедерацияләр Кубогы вакытында Казанда булырга теләгән Россия һәм чит илләр егет-кызларыннан гаризалар кабул итеп, аларны эшкәртү эшен башкарырга туры киләчәк. Гаризаларны FIFA.com сайтында калдырырга була.
16 Май 2016 - 09:59
Татарстаннан бер төркем егет-кызлар бу көннәрдә Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта уза торган Хокей буенча дөнья чемпионатын оештыруда катнашалар. Kazan Volunteers командасының 14 вәкиле кышкы спорт төрләренең иң популяр төре дөньясына “чумганнан” соң инде ике атна узып китте. Казаннан булган волонтерлар Мәскәүдә инде кунаклар түгел: алар хәзер Кызыл мәйданга ничек барып җитәргә һәм башкалада нәрсәләрне карарга була дигән сорауларга бик ышанычлы итеп җавап бирәләр, чемпионат объектларын биш бармаклары кебек беләләр, һәм, билгеле инде, функциональ юнәлешләренә караган мәсьәләләрне уңышлы хәл итәләр.
3 Май 2016 - 13:47
Казанның 50 ирекле ярдәмчесе футбол сезонының иң көтелгән очрашуын оештыручылар составына кушылдылар - 2016 елның 2 нче маенда “Казан Арена” стадионында узган Россия Кубогы финалын уздыруда катнаштылар. Спортчылар сезонның төп трофее өчен көрәшкә әзерләнгән чакта волонтерлар тәҗрибә туплый тордылар - матбугат үзәкләрендә, транспорт юнәлешендә һәм стадион трибуналарына керү юлларында аларның ярдәме бик кирәк булды. 
3 Май 2016 - 12:29
Kazan Volunteers хәрәкәтенең 14 активисты Мәскәүдә Хоккей буенча дөнья чемпионатында стажировка узу хокукын алды. Күзгә-күз сөйләшүләр, позицияләргә бүлү һәм өйрәнүләр артта калды - Казан волонтерлары башкалага яңа тәҗрибә тупларга баралар. Волонтерларга стажировка “Социаль һәм спорт проектлары дирекциясе” КБАО тарафыннан оештырылган.
20 Апрель 2016 - 19:24
“Казан Арена” стадионында 20 нче апрельдә 2018 елда Россиядә Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатын оештыручы шәһәрләр - Екатеринбург, Самара һәм Казан шәһәрләрендәге волонтерлык үзәкләре вәкилләренең очрашуы булып узды. Очрашуда катнашучыларны Казан шәһәрендә объектларны әзерләү һәм чараны оештыру буенча  “Россия - 2018” Оештыру комитеты” КБАО идарәсе җитәкчесе Азат Кадыйров сәламләде.
11 Март 2016 - 12:01
2015 елның декабрендә “Россия-2018” Оештыру комитеты “Новогодняя история” акциясен башлап җибәрде. Илдәге балалар йортларында тәрбияләнүче балалар футбол турындагы викториналарда катнаштылар, җиңүчеләр исә үзләренең кумирларына – дөнья һәм Россия футболы йолдызларына хатлар язу мөмкинлегенә ия булдылар. Казанда әлеге акцияне, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО һәм “Роналд Макдоналд йорты” ярдәмендә, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе хезмәткәрләре һәм волонтерлары үткәрделәр.
20 Февраль 2016 - 16:10
Волонтерлар белән эшләү департаменты инициативасы белән “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАОда ирекле ярдәмчеләр өчен фотоклуб эшли башлады. Көзгеле камерасы булган һәм аннан дөрес файдаланырга теләгән волонтерлар биредә фотога төшерү серләренә төшендереләчәк. Волонтерның ничә яшьтә булуы әһәмиятле түгел – мәктәп укучылары да, югары уку йортлары студентлары да, шулай ук көмеш яшь волонтерлары да клуб әгъзасы була ала.