Яңалыклар
Яңалыклар
Киңәйтелгән эзләү
Язылган көне:
алып кадәр
14 Июнь 2017 - 17:43

“Чемпионнар турниры” стартына санаулы көннәр генә калып бара – Казан дөнья футболын каршы алырга әзерләнә: стадион әзер, урамнар төрле төсләргә һәм флагларга күмелде. Инде иң соңгы, әмма иң мөһим штрихлар гына калды - 16 нчы июньнән 700 шәһәр волонтеры үз сменаларына чыгачаклар. Әлеге егет-кызлар 15 көн дәвамында Казанда спорт бәйрәме атмосферасын тудырачаклар, шулай ук шәһәр халкына һәм кунакларга матур футбол карап ләззәтләнү һәм чын татар кунакчыллыгының нәрсә икәнен тою мөмкинлеген тудырачаклар.

18 Май 2017 - 18:57
18 нче майда “Россия-2018” оештыру комитеты, турнирлар узачак шәһәрләр һәм төбәкләр администрацияләре һәм Россиядә 2018 елда футбол буенча FIFA дөнья чемпионатының волонтерлык үзәкләре ДЧ-2018 чарасын оештыручы 11 шәһәр мәктәпләрендә алда көтелә торган FIFA Конфедерацияләр Кубогына һәм үсеп килүче яшьләр арасында актив тормыш рәвешен популярлаштыруга багышланган “Футбол дәресләре” уздырдылар. Казанда футбол дәресе 6 нчы гимназиядә узды. Әлеге чарага кунак итеп FIFA Конфедерацияләр Кубогын һәм ДЧ-2018 чараларын оештыручы шәһәр – Казан Илчесе, танылган спортчы Ирек Зиннуров чакырылган иде.
21 Апрель 2017 - 17:10
2017 елның июлендә Казанда “FISU Volunteer Leaders Academy 2017” беренче халыкара белем бирү форумы узачак. Анда Студентлар спорты халыкара федерациясе (FISU) әгъзалары булган илләрдән волонтерлар катнашачак. Форумга әзерлек мәсьәләләре буенча бүген FISU президенты Олег Матыцин, Россиядә һәм БДБда “EF Языковые решения для бизнеса и госорганизаций” генераль директоры Эдуард Балдаков, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Азат Кадыйров һәм генераль директор урынбасары Александр Карпов фикер алыштылар.
14 Апрель 2017 - 17:58
Казанның һәм Татарстан Республикасының югары уку йортларының волонтерлык үзәкләре җитәкчеләре һәм активистлары “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО белән берлектә мәгълүмати очрашу уздырдылар. Очрашу кысаларында шәһәрдә һәм республикада вакыйгалар волонтерлыгын үстерү үзенчәлекләре, 2017 елга спорт чаралары һәм вакыйгалар календаре һәм алда торган чараларның волонтерлык программасы турында сөйләшүләр алып барылды.
9 Март 2017 - 18:42
Россиядә FIFA Конфедерацияләр Кубогы башланып китәргә нәкъ 100 көн калды. 9 нчы мартта бу истәлекле датаны 2017 елда Конфедерацияләр Кубогы матчларын оештыручы шәһәрләрнең һәркайсы үзенчә билгеләп узарга карар кылган. Казанда бу көнне Идел буе спорт һәм туризм академиясенең шәһәр волонтерларын әзерләү үзәгенә булачак ярдәмчеләргә уңышлар теләп Россия җырчысы, композитор, җырлар авторы, актриса һәм чараны оештыручы Казан шәһәре Илчесе Нюша килде.
27 Гыйнварь 2017 - 14:49
WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында Казан волонтерларының чираттагы стажировкасы башланды. 2017 елның 26 нчы гыйнварында KazanVolunteers командасы вәкилләре 27 нче гыйнвардан алып 31енә кадәр WorldSkills AbuDhabi 2017 дөнья чемпионатына әзерлек атнасы узачак Абу-Дабига килделәр. Бу - 2017 елның октябрендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласында узачак чираттагы дөнья чемпионаты алдыннан WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы ииләр вәкилләре өчен рәсми чаралар һәм очрашулар комплексы.
20 Декабрь 2016 - 17:44
Казанда “Футбол дәресе” проектының чираттагы этабы яңа уку елы башында – 2016 елның 1 нче сентябрендә 75 нче гимназиядә башланды. Аны Казан шәһәре мэры, “Рубин” футбол клубы президенты Илсур Метшин һәм 2018 елда футбол буенча FIFA дөнья чемпионатын оештыручы шәһәр-Казан Илчесе, “Рубин” ФК капкачысы Сергей Рыжиков уздырганнар иде. Сентябрь аеннан башлап декабрьгәчә әлеге проект Татарстанның 8 шәһәрен, 15 югары уку йортын һәм Казан шәһәренең 40 мәктәбен колачлап өлгерде. Футбол дәресләрендә гомумән алганда республиканың 12 540 мәктәп укучысы һәм студентлары катнашты.
16 Декабрь 2016 - 12:49
“Универсиаданы каршылап” Бөтенроссия проектының йомгаклау форумы тәҗрибә алмашу мәйданына әйләнде. Форум Себер федераль университетында Красноярскидан, Себер федераль округыннан һәм Россиянең башка төбәкләрендәге федераль университетлардагы Универсиада штабларыннан 80нән артык вәкилне җыйды. “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАОның волонтерлар белән эшләү департаменты җитәкчесе Анна Захматова форумның кунагы булды.
9 Декабрь 2016 - 17:18
5 нче декабрь - Халыкара волонтерлар көненә багышланган 2016 елдагы “Ел волонтеры” премиясе - исәп буенча алтынчысы. Быел 100дән артык егет-кыз төрле дәрәҗәдәге чараларны һәм проектларны уңышлы уздыруда зур өлеш керткәннәре өчен төрле номинацияләрдә махсус бүләкләргә һәм рәхмәт хатларына лаек булдылар.