Яңалыклар
Яңалыклар
Киңәйтелгән эзләү
Язылган көне:
алып кадәр
14 Декабрь 2017 - 12:53

WorldSkills Kazan 2019 волонтерлык программасын Казанда 13 нче декабрьдән 15енә кадәр уза торган Һөнәри белем бирү оешмалары студентлар үзидарәләре органнарының II Бөтенроссия форумында тәкъдим иттеләр. Россиянең төрле төбәкләреннән 250дән артык катнашучыны җыйган форумда программаны “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Волонтерлар белән эш департаменты җитәкчесе Айрат Мөбарәкшин тәкъдим итте. 

11 Декабрь 2017 - 16:46

“Volunteers Academy 2017” бөтенроссия белем бирү лагерының тантаналы ябылышында Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә узачак дөнья чемпионатына волонтерлар җыю буенча ресурс үзәге булуга ачык бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен атадылар. 

8 Декабрь 2017 - 11:49

Казанда 2017 елның 7 нче декабреннән 12сенә кадәр “Volunteers Academy 2017” бөтенроссия лагере узачак. Анда Россия Федерациясенең 16 төбәгеннән 20 волонтерлык оешмасы һәм берләшмәсе вәкилләре һәм Казанның 12 югары уку йортларының волонтерлык үзәкләре активистлары катнаша. 

7 Декабрь 2017 - 17:36
Халыкара волонтерлар көне алдыннан “Сколково” инновацияле үзәгендә “Россиядә 2018 елда Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатының™ волонтерлык программасы мирасы” иҗтимагый әһәмияткә ия проектларның бөтенроссия конкурсы финалы узды. Оештыручыларга иң кызыклы проектларны тәкъдим итүче ДЧ-2018 волонтерына кандидатлар үз проектларын туган шәһәрләрендә гамәлгә ашыру мөмкинлеген алдылар. Аларга бу эштә “Россия-2018” Оештыру комитеты ярдәм итәчәк.
5 Декабрь 2017 - 19:28

Казанда 2017 елның 5 декабрендә җиденче тапкыр Татарстан Республикасының вакыйгалар волонтерлыгы активистларын бүләкләү буенча “Ел волонтеры 2017” тантанасы узды. 



4 Декабрь 2017 - 17:13
Бүген Татарстанның чираттагы җиңүе билгеле булды - Kazan Volunteers хәрәкәте Россиянең иң яхшы төбәк волонтерлык үзәге буларак танылды. Әлеге бүләк Мәскәүдә узган “Россия ирекле ярдәмчесе” бөтенроссия конкурсына нәтиҗәләр ясау тантанасында бирелде.
17 Ноябрь 2017 - 17:30
Халыкара толерантлык көнендә – 16 нчы ноябрьдә Казанның 36 нчы гимназиясенең 10 сыйныф укучылары интерактив дәрестә катнаштылар.  Мондый дәресләр 2018 елда Россиядә Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатынтм оештыручы 11 шәһәрдә “Россия-2018” Оештыру комитеты инициативасы буенча уздырыла. Казанда әлеге дәресне уздыру идеясен “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО һәм шәһәрнең мәгариф идарәсе күтәреп алды. 
3 Ноябрь 2017 - 16:27

Татарстан һәм Казан тәҗрибәсенә халыкара масштаблы чарада кабат ихтыяҗ зур – волонтерлар белән эшләү менеджерлары командасы 2017 елның октябрендә Сочида узган  Яшьләр һәм студентлар бөтендөнья фестиваленә чакырылды. Фестивальне әзерләү һәм уздыру эшләре дирекциясе Казан белгечләрен Россия Федерациясенең 85 төбәгеннән булган 5000 волонтер белән идарә итү өчен чакырган.  

31 Октябрь 2017 - 17:23
Казанда “2018 елда Футбол буенча FIFA  дөнья чемпионаты™ волонтерлык программасы мирасы” иҗтимагый әһәмияткә ия проектлар конкурсында катнашучылар белән консультация семинары узды.  Конкурска заявкалар 2017 елның 8 ноябренә кадәр кабул ителә – 11 оештручы-шәһәрләрдәге “Россия-2018” оештыру комитеты” КБАО волонтерлары” һәм “Шәһәр волонтерлары”ның үз идеяләрен тормышка ашыру шанслары бар.