Яңалыклар
Яңалыклар
Киңәйтелгән эзләү
Язылган көне:
алып кадәр
30 Май 2018 - 18:30
Россиядә 2018 елда футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты башланырга 15 көн калганда 1000 шәһәр волонтерыннан торган команда тулысынча формалаштырылган һәм спорт башкаласы кунакларын каршы алырга әзер.   Ярдәм сорап мөрәҗәгать итеп була торган егет-кызларны ничек танырга һәм алар шәһәр халкына һәм кунакларга ничек ярдәм итә алалар соң? “Шәһәр волонтерлары” программасы операторы – “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО “Шәһәр волонтерлары” программасына махсус презентация әзерләде.
12 Апрель 2018 - 18:35

“Россия-2018” оештыру комитеты” КБАО һәм “Шәһәр волонтерлары” программаларына сайлап алынган кандидатлар белем алу эшенә керешәләр – бу аларның ДЧ-2018 юлында чираттагы адымнары. Белем бирү программасының беренче модуле 2018 елның 12 нче апреленнән 14енә кадәр Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында узачак.

12 Апрель 2018 - 09:59

Апрель Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендәге 45 нче дөнья чемпионатын оештыру командасы өчен бик нәтиҗәле ай булды, бу айда чараларның тулы бер сериясе төгәлләнде. Ачылыш тантаналарының соңгылары Иркутск өлкәсендә, Удмуртия Республикасында, Хабаровск краенда һәм Приморьеда узды.

10 Апрель 2018 - 18:58

Хәзерге вакытта дөньяның 57 иленнән 5 748 кандидат Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә узачак 45 нче дөнья чемпионатының волонтерлык программасына заявка биргәннәр.

1 Март 2018 - 19:29

2017 елның декабрендә WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының волонтерлык программасын федераль дәрәҗәдә гамәлгә ашыру өчен конкурста җиңп чыккан 15 волонтерлык үзәге ачыкланган иде. 2018 елның февраль-апрель айларында алар белән хезмәттәшлек буенча килешүләр имзаланачак. Килешү кысаларында әлеге волонтерлык үзәкләре волонтерлар җыю буенча ресурс үзәкләре сыйфатында дөнья чемпионатына әзерлек эшендә катнашачаклар. 

27 Февраль 2018 - 17:13

Стратегик инициативалар агентлыгы төбәкләрдәге иң яхшы ирекле ярдәмчелек практикалары тәҗрибәсе буенча фикер алышыр өчен Россия төбәкләреннән волонтерлык эшчәнлегенә кураторлык итә торган вәкилләрне җыйды. Очрашу 26 нчы февральдә Мәскәүдә узды.

26 Февраль 2018 - 14:20
Сочида 2017 елның октябрендә Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале вакытында туган дуслык KazanVolunteers хәрәкәте өчен Россиянең иң төньяк төбәкләренең берсе – Ямал-Ненец автоном округы белән хезмәттәшлеккә нигез салды. “Вертушка” ЯМАО волонтерларының зона съезды күрсәткәнчә, хезмәттәшлек, ара ераклыгына карамастан, бик нәтиҗәле булырга ошап тора. 
29 Гыйнварь 2018 - 17:53

2018 елның 26 нчы гыйнвары безнең илдә ирекле ярдәмчелек институты тарихында истәлекле дата булачак. Бу көнне Россия Федерациясе Дәүләт Думасы “Россия Федерациясенең аерым закон актларына ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертү турында” Федераль законны өченче укылышта кабул итте. Волонтерлык эшчәнлеген җайга салырга тиешле норматив-хокукый акт Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин кушуы буенча эшләнгән. 

28 Декабрь 2017 - 13:19

Казанда Татарстан студентлары арасында иң яхшы волонтерны билгеләү буенча конкурс узды. Конкурс җиңүчесе Татарстанны “Россиянең ел студенты – 2018” V юбилей милли премиясе тантанасында тәкъдим итәчәк.