Яңалыклар
Яңалыклар
Киңәйтелгән эзләү
Язылган көне:
алып кадәр
10 Декабрь 2018 - 11:26

“Ел проекты” номинациясендә бүләккә “FISU Volunteer Leaders Academy” халыкара белем бирү форумы проекты лаек булды. Чара Мәскәүдә 8 нче декабрь көнне “Россия” дәүләт үзәк концертлар залында узды.

16 Ноябрь 2018 - 17:52

Казан дәүләт медицина университеты базасында Идел буе федераль округы волонтер-медикларының төбәк форумы эшли башлады. Анда ИФО барлык төбәкләреннән 200 ирекле ярдәмче катнаша. Белем бирү программасы спикеры сыйфатында “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО волонтерлар белән эшләү департаменты җитәкчесе Айрат Мөбарәкшин чыгыш ясады.

28 Август 2018 - 18:46

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов V Студентлар белем бирү форумы кысаларында Татарстан Республикасында ирекле ярдәмчелек хәрәкәте автивистлары белән очрашты.

22 Август 2018 - 18:20
Татарстан Республикасының Югары Ослан районында 21 нче августта ел саен уздырыла торган V Студентлар белем бирү форумы- 2018 кысаларында “Мин – ирекле ярдәмче. Универсиада 2013: Мирас” сменасы башланды. Сменада волонтерлык хәрәкәте активистларыннын, ирекле ярдәмчелек проектлары җитәкчеләреннән, Татарстан Республикасының барлык почмакларыннан җыелган экспертлар һәм белгечләренән 520 кеше катнашты.
2 Июль 2018 - 12:08

Экватор чиге узылды - Россиядә 2018 елда футбол буенча FIFA дөнья чемпионатында™ бик күп сюрпризлар бүләк иткән төркем этабы төгәлләнде. Дулкынландыргыч плей-офф башланды. Кызыл һәм зәңгәр футболкалар кигән шәһәр волонтерлары командасы - “HostCityVolunteers” – ДЧ-2018 рекордларына үз юлын дәвам итә.

22 Июнь 2018 - 16:23

Казанда FISU Volunteer Leaders Academy 2018 халыкара академиясе үз эшчәнлеген төгәлләде. Чыгарылыш балы, традиция нигезендә, Казан Ратушасында узды. Студентлар спорты халыкара федерациясе президенты Олег Матыцин чыгарылыш укучыларына FISU амбассадорлары сертификатларын һәм федерация логотибы төшерелгән истәлекле билгеләрне тапшырды. 2018 елның 21 июне, мөгаен, 111 яшь дидер өчен үзенчәлекле көн булгандыр – алар үз илләрендә бер ел дәвамында FISU студентлар илчеләре титулына ия булдылар.

21 Июнь 2018 - 12:22

Казан бу җәйдә бөтен дөньядан кунаклар кабул итә. Алар арасында 92 илдән булган егет-кызлар - FISU VolunteerLeadersAcademyда катнашучы 111 кеше дә бар. Бу кунаклар иң дәрәҗәле халыкара спорт федерацияләре вәкилләре беән берлектә спорт менеджменты нечкәлекләренә төшенү өчен килгәннәр иде. Гамәли дәресне исә Россиядә 2018 елда Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатының™ җиденче көнендә уздылар.

15 Июнь 2018 - 15:21

Казанда «FISU Volunteer Leaders Academy 2018» халыкара форумы ачылды. Бөтендөнья яшьләренең лидерлары икенче тапкыр инде спорт башкаласында очрашты. 92 илдән килгән 111 егет һәм кыз халыкара һәм Россиянең иң яхшы спикер һәм тренерлары белән бер атналык белем интенсивына катнашачак.

9 Июнь 2018 - 16:14

Татарстан Республикасының зур шәһәрләреннән булган 1500 укучы (1-5 класслар укучылары) “Футбол дәресе” проектында катнаштылар. Футбол буенча дөнья чемпионаты башланыр алдыннан Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Зеленодольск районнары укучылары төп футбол турниры тарихы, аңа әзерлек үзенчәлекләре һәм, билгеле инде, Казандагы – дөнья чемпионатын уздыручы 11 шәһәрнең берсендәге чемпионат программасы белән таныштылар.