Яңалыклар
Яңалыклар
Киңәйтелгән эзләү
Язылган көне:
алып кадәр
29 Гыйнварь 2016 - 10:11

Татарстанда бүген волонтерлык эшчәнлеге торган саен активлаша һәм аңа ихтыяҗ да арта бара – 2015 елда ирекле ярдәмчеләр өчен номинация кабаттан республиканың төп студентлар премиясе программасына керде. “Ел волонтеры” номинациясендә “Ел студенты 2015” премиясенә лаек булган Энҗе Ягъфәрова үзенең волонтерлык юлы һәм ни өчен үзеңне бу өлкәдә сынап карау кирәклеге турында сөйләде.

26 Гыйнварь 2016 - 10:54

Студентлар көнендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең волонтерлык үзәгенә мәртәбәле кунаклар – “Россия-2018” Оештыру комитеты” КБАОның волонтерлар белән эшләү департаменты директоры Татьяна Гомзякова һәм Кадрлар әзерләү милли фондының профессиональ белем бирү һәм фәнне үстерү департаменты җитәкчесе урынбасары Александр Клягин килделәр. Мәскәү кунаклары Татарстандагы коллегалары белән берлектә үзәкне сертификацияләү эшен башкардылар – бүгенге көннән башлап Казандагы үзәк рәсми төстә “аттестацияләнгән” һәм волонтерлык программасын гамәлгә ашыруга тулысынча әзер булган үзәкләр исемлегендә.

10 Декабрь 2015 - 13:44

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясе – Россиянең базасында 2018 елда Россиядә узачак Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатының (Чемпионат мира по футболу FIFA 2018 в России™) волонтерлык үзәге булдырылган 15 югары уку йортының берсе. Бердәй итеп сайланган көнне Чемпионатны оештыручы 11 шәһәрнең волонтерлык үзәкләре беренче кунакларына ишекләрен ачты.

7 Декабрь 2015 - 13:29

2015 елның җәендә Татарстаннан, Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән һәм дөньяның 10 иленнән булган 2 212 кеше Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты һәм Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге XVI дөнья чемпионаты оештыру комитетының ирекле ярдәмчеләре булдылар. Татарстан командасын Казаннан һәм республиканың башка шәһәрләреннән булган 1 697 кеше тәкъдим итте. Волонтерлар белән эшләү менеджерлары үз командалары эшләренә нәтиҗәләр ясадылар һәм иң яхшы 100 волонтерны аерып алдылар. 5 нче декабрьдә булган рәхмәт хатлары тапшыру тантанасында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Александр Карпов катнаштылар. 

27 Ноябрь 2015 - 15:20

Kazan Volunteers волонтерлык хәрәкәте яңа киңлекләр ача – спорт һәм вакыйгалар юнәлешенең ирекле ярдәмчеләре хәзер үзләрен социаль яссылыкта сынап карыйлар. Беренче проект волонтерларның Казанда Роналд  Макдоналд йорты белән хезмәттәшлеге булачак. 

17 Октябрь 2015 - 17:16
“Россия-2018” Оештыру комитеты” КБАО волонтерлык үзәкләре вәкилләре һәм оештыручы-шәһәрләр вәкилләре катнашындагы семинар 15-16 октябрь көннәрендә Саранскида узды. “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО вәкилләре анда семинар экспертлары сыйфатында чыгыш ясадылар һәм халыкара спорт чараларын уздырган чакта волонтерлык программасын гамәлгә ашыру буенча тупланган тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. 
7 Сентябрь 2015 - 14:04
Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыруга 2212 волонтер – Татарстаннан, Россиянең 20 төбәгеннән һәм дөньяның 10 иленнән булган ирекле ярдәмчеләр үз өлешләрен керттеләр. Казанда узган ярышларда спортчылар тарафыннан егерме дөнья рекорды куелды, горурланыр өчен үз казанышлары байтак булган волонтерлар командасы да алардан бер дә калышмады.