Яңалыклар
Яңалыклар
Киңәйтелгән эзләү
Язылган көне:
алып кадәр
16 Февраль 2016 - 22:00
16 нчы февральдә Казанның “Гимнастика үзәге” белем бирү-спорт комплексында бадминтон буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында Европа чемпионатының старт матчлары булып узды. 
16 Февраль 2016 - 20:52
Россия милли бадминтон федерациясе президенты Сергей Шахрай һәм Россия җыелма командасы бадминтончылары Казанда уза торган Европа чемпионатыннан ниләр көтүләре турында сөйләделәр.
16 Февраль 2016 - 19:45
Казанның Гимнастика үзәгендә Бадминтон буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында Европа чемпионатының һәм Бадминтон буенча 15 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Европа беренчелегенең тантаналы ачылышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Россия милли бадминтон федерациясе президенты Сергей Шахрай һәм башка рәсми затлар катнашты. 
20 Гыйнварь 2016 - 12:37
16-21 февраль көннәрендә Казан янә халыкара ярышлар уздыру мәйданына әйләнәчәк. Россиянең спорт башкаласы ир-ат һәм хатын-кыз командалары арасында бадминтон буенча Европа чемпионатын һәм 15 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында бадминтон буенча Европа беренчелеген кабул итә. Ярыш объекты буларак, моннан ике ел элек бадминтон буенча Европаның шәхси чемпионаты узган Гимнастика үзәге файдаланылачак.
16 Ноябрь 2015 - 15:47

Омскидан килгән 25 яшьлек спортчы 4 яшеннән йөзә башлаган. Быел ул Казанда узган атнада тәмамланган Россия чемпионаты кысаларында 5 тапкыр Россия чемпионы булды. 

12 Ноябрь 2015 - 20:33

Калуга өлкәсеннән Николай Скворцов баттерфляй белән 200 метрга йөзү ярышында нормативка сыешып һәм 1:52.38 нәтиҗәсе белән җиңеп чыкты. Алда аны Европа чемпионаты ярышлары көтә. 

12 Ноябрь 2015 - 20:32

Йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры вазифаларын башкаручы спортчыларның 25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионатында ясаган чыгышларына нәтиҗәләр ясады һәм Европа чемпионатына әзерлек планы турында сөйләде. 

12 Ноябрь 2015 - 20:32

25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионатының 5 нче һәм финал көне турнир барышындагы иң кызу көн булгандыр, мөгаен. 14 финал ярышында декабрь аенда Израильдә узачак Европа чемпионатына юлламалар уйнатылды.  

11 Ноябрь 2015 - 21:23

Андрей Шабасов ярышлар барган 4 көндә төрле дәрәҗәдәге 3 медальгә ия булды, аркада 50 метрга йөзү ярышында медальләр җыелмасына алтынны да өстәде.