Яңалыклар
Яңалыклар
Киңәйтелгән эзләү
Язылган көне:
алып кадәр
29 Сентябрь 2017 - 20:08
Спорт ушуы буенча дөнья чемпионатында ир-егетләр арасында таолу чан-цюань һәм кызлар арасында тайцзи-цзянь төрләрендә беренче медальләр уйнатылды. 
28 Сентябрь 2017 - 22:06
Гимнастика үзәгендә ушу буенча 14 нче дөнья чемпионаты ачылышы узды. Тантананың мәртәбәле кунагы итеп Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чакырылган иде. 
19 Сентябрь 2017 - 18:42

Казанда 28 нче сентябрьдән 3 нче октябрьгә кадәр Спорт ушуы буенча 14 нче дөнья чемпионаты узачак. Аны уздыру урыны итеп Татарстан Республикасындагы иң зур күпфункцияле спорт объектларының берсе булган Гимнастика үзәге сайланган. Чемпионатта һәм рәсми чараларда 65 илдән вәкилләр катнашыр дип планлаштырыла.

15 Август 2017 - 14:12

Татарстанның спорт җәе “пляж” вакыйгаларына бай булып чыкты: июль аенда биредә III Бөтенроссия пляж уеннары уздырылды, аның кысаларында Пляж волейболы буенча Россия Кубогы спортның әлеге олимпия төре буенча зур халыкара турнир – яшүсмерләр арасында Европа чемпионаты алдыннан сынау ярышы ролен үтәде. 23 нче августтан алып 27сенә кадәр 18 яшькәчә булган уенчылардан төзелгән иң яхшы парлар Су спорт төрләре сараеның пляж үзәге комында беренчелек өчен көрәшәчәкләр. 

23 Июль 2017 - 20:45

Бүген киеренке ярыш көнендә америкалы Кирби Чемблисс Red Bull Air Race дөнья чемпионатының бишенче этабы җиңүчесе булып танылды. “Дүртлек финалы”нда ул Казан трассасын 0:58.378 нәтиҗәсе белән узды. Дөнья чемпионатының узган этапларында яулап алынган 40 очкосы белән Кирби Чемблисс турнир таблицасында беренче урынга чыкты. 

23 Июль 2017 - 20:35

Бүген Red Bull Air Race чемпионатының икенче ярыш көнендә  Казанда дөнья чемпионатының бишенче этабында авиаярышлар буенча “претендентлар” классы җиңүчесе билгеле булды. Challenger Cup җиңүчесе – Кытайдан булган 27 яшьлек пилот Кенни Чан (01:07.264). Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, ул Red Bull Air Race чемпионаты этабында пьедесталга күтәрелгән беренче Кытай пилоты.

22 Июль 2017 - 21:45

Польша пилоты Люк Чепела Challenger классында  Red Bull Air Race этабы җиңүчесе булып танылды.  Аның нәтиҗәсе - 01:07.091. Бүләкләү тантанасы “Казан-ринг” автодромында узды. Әлеге автодром дөнья чемпионатын уздыру кысаларында ангарлар урнаштырылган һәм ярышларда катнашучылар очып китү-утыруларны гамәлгә ашыра торган аэродромга әверелгән иде. Инде билгеле булганча, ярышлар эстафетасын Казан Япониянең 3-4 нче июль көннәрендә дөнья чемпионатының өченче этабын уздырган Тиб шәһәреннән кабул итеп алган иде. 

22 Июль 2017 - 21:39

Казанда бүген Red Bull Air Race авиаярышлары буенча дөнья чемпионатының бишенче этабы старт алды. Master классында квалификациядә иң яхшы нәтиҗәне Канада пилоты Пит Маклауд (00:54.562) күрсәтте. Трассадагы яңа рекордны да ул куйды. 

20 Июль 2017 - 19:20

Казанның спорт җәе кульминацион ноктасына якынлаша: шәһәрдә атна дәвамында бары тик Red Bull Air Race турында гына сөйләшәләр. Кичә кич шәһәр күгенә  Мартин Шонка һәм Николя Иванофф күтәрелделәр һәм Red Bull Air Race тарихында Казан күгенә күтәрелгән беренче пилотлар булдылар. Бу ял көннәрендә Татарстан башкаласы авиаярышлар буенча дөнья чемпионаты этабын кабул итә, ә алда искә алынган Шонка һәм Иванофф шәһәрнең истәлекле урыннары: ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Казан Кремле, Игенчеләр сарае һәм “Казан” гаилә үзәге  өстеннән танышу очышы уздырдылар. Red Bull Air Race Россия этабы 22 июль – шимбә көнне квалификация очышларыннан башлана һәм 23 июль – якшәмбе көнне ярыш тамашасы белән тәмамланачак.