Яңалыклар
Яңалыклар
Киңәйтелгән эзләү
Язылган көне:
алып кадәр
21 Гыйнварь 2020 - 14:12
27 гыйнварда старт алучы конкурсның җиңүчеләре “Уеннарның визуаль образы буенча иң яхшы проект” номинацияләрендә билгеләнәчәк һәм 100 000 сум (БДБ илләре уеннарына материаллар эшләү буенча) һәм 50 000 сум (Беренче шәһәр Уеннары өчен) күләмендә акчалата приз алачак.
21 Гыйнварь 2020 - 12:06
20-27 август көннәрендә Казанда узачак БДБ илләре уеннары, башка халыкара ярышлар беррәттән, 2020 елда Татарстанда үтүче мөһим спорт вакыйгаларының берсе булачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" КБАО генераль директоры Азат Кадыйров сөйләде.
15 Гыйнварь 2020 - 13:10
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе спорт министры Павел Колобков Казанда 2020 елның августында беренче Бәйсез Дәүләтләр Берлеге (СНГ) илләре уеннарына әзерлек һәм аларны үткәрү сораулары буенча киңәшмә уздырдылар.
14 Гыйнварь 2020 - 18:08
14 гыйнвар көнне Казанда булып киткән Россиянең спорт министры Павел Колобковка “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нәтиҗәләре хакында җиткерделәр. Әлеге юнәлеш буенча эш нәтиҗәләрен “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Азат Кадыйров тәкъдим итте.
9 Декабрь 2019 - 11:42
Казан йөзү буенча 2021 елгы Европа чемпионатын һәм су спорт төрләре буенча 2024 елгы Европа чемпионатын кабул итәчәк
20 Сентябрь 2019 - 12:42

Бүген, Халыкара студентлар спорты көнендә Академик Парин урамында (Академик Парин исемендәге сквер районында) төрле сортлы (миләш, каен, чыршы, юкә) 150 агач утырттылар. Акция шулай ук “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе”нең ун еллыгына багышланган иде.

22 Июль 2019 - 11:09

Казан 2025 елда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Моның турында 21 июльдә хәзерге вакытта Су спорты төрләре буенча 2019 елгы дөнья чемпионатын үткәрүче Кванджуда узган матбугат конференциясендә игълан ителде.

29 Апрель 2019 - 12:12

25 апрельдә хезмәт коллективлары арасында узучы икенче ГТО Фестивале тәмамланды. Җиңүчеләрнең исемнәре Сочида узган ябылу тантанасы барышында аталды. Өч ярыш көне йомгаклары буенча иң югары нәтиҗәләрне “Росатом” дәүләт корпорациясе, «Роснефть» нефть компаниясе ААҖ һәм «Магнитогорск металлургия комбинаты» ААҖ күрсәтте.

15 Апрель 2019 - 12:38

14 апрель көнне халыкара йөзү федерациясе президенты Хулио Маглионе кабат Казанга килде. Килүнең сәбәбе 19-21 апрель көннәрендә Россиядә тәүге кат узачак синхрон йөзү буенча дөнья сериясе этабына әзерлек барышын һәм 2018 елның сентябрендә ачылган FINA Су спорты төрләрен үстерү үзәген тикшерүдә иде.