Яңалыклар
Яңалыклар
Киңәйтелгән эзләү
Язылган көне:
алып кадәр
18 Март 2018 - 11:36

WorldSkills флагы эстафетасы маршрутын Европа буйлап дәвам итә. Бу юлы WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты командасы флаг белән Зволле шәһәренә килде.

16 Март 2018 - 11:45
WorldSkills флагы эстафетасы Дуйсбургка килеп җитте. Бу флагның дөнья буйлап сәяхәттә икенче тукталышы.
3 Март 2018 - 15:59

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 3 нче март көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Россиядә 2018 елда футбол буенча FIFA дөнья чемпионатының™ республика оештыру комитетының чираттагы утырышы узды.

3 Март 2018 - 14:04

Россиядә 2018 елда футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты™ алдыннан стадионнарның әзерлеге тикшерелә торган финал, ягъни җиденче операцион визит кысаларында 3 нче мартта FIFA һәм “Россия-2018” оештыру комитеты вәкилләренең уртак делегациясе “Казан Арена”ны карады.  

27 Февраль 2018 - 10:00

Хәзергә Халыкара космик станция бортында булган WorldSkills халыкара хәрәкәте флагының Җиргә әйләнеп кайтырына беры тик бер көн вакыт калды. Космик станциягә ул декабрь аенда корабль командиры - Россия летчик-космонавты Антон Шкаплеров җитәкчелегендәге экипаж тарафыннан тапшырылган иде. ХКС бортындагы космонавтлар Антон Шкаплеров һәм Александр Мисуркин Казанда 2019 елның 22-27 август көннәрендә узачак 45 нче WorldSkills дөнья чемпионатында катнашачак кешеләргә мөрәҗәгать юлладылар.

26 Гыйнварь 2018 - 15:55

Бүген, 26 нчы гыйнвар көнне Татарстанда ябык типтагы ике йөзү бассейны – “Ракета” (Дәрвишләр бистәсе торак массивында) һәм “Дулкын” (Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә) бассейннары ачылды. “Ракета” бассейнының тантаналы ачылышында мәртәбәле кунаклар сыйфатында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  FINA халыкара йөзү федерациясе президенты, Халыкара Олимпия комитетының почетлы әгъзасы Хулио Маглионе, FINA башкаручы директоры Корнель Маркулеску да катнаштылар.

18 Гыйнварь 2018 - 16:05

“Хезмәткә һәм оборонага әзер” бөтенроссия комплексын алга этәрүнең өч еллык нәтиҗәләре буенча хәрәкәткә 7,2 миллион кеше кушылган. 2,8 миллион кеше нормативларны үти башлаган яки үтәп бетергән дә инде. ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы коллегиясе утырышында “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары – ГТО комплексын алга этәрү департаменты җитәкчесе Александр Карпов шундый саннар китерде. 

17 Гыйнварь 2018 - 18:03

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә узган Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы коллегиясендә Татарстанда спорт өлкәсендә 2017 елга нәтиҗәләр ясадылар. Утырышта статс-секретарь – Россия Федерациясе спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Роман Камаев, Татарстан Республикасы Премьер-министры, Татарстан Республикасы Регби федерациясе президенты Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры, коллегия рәисе Владимир Леонов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе, ТР Спорт көрәше федерациясе президенты Экзам Гобәйдуллин, ТР буенча төп федераль инспектор Ренат Тимерҗанов катнаштылар.

20 Декабрь 2017 - 17:43

19 нчы декабрьдә Россия Спорт министрлыгында 2017 ел нәтиҗәләре буенча физик культура һәм спорт өлкәсендә Милли премия лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Быел беренче тапкыр ГТО комплексына багышланган номинация дә кертелгән иде. “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” – ГТО комплексының федераль операторы әлеге номинациядә жюри составына керде.