Яңалыклар
Яңалыклар
Киңәйтелгән эзләү
Язылган көне:
алып кадәр
17 Май 2018 - 17:58

Казанда бүген дөньядагы иң кыйммәтле футбол бүләген - Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты Кубогын™ каршы алдылар. Кубокны Татарстан башкаласына FIFA рәсми партнеры һәм Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты Кубогы турын™ оештыручы Coca-Cola алып килде.

5 Май 2018 - 17:53

Мадрид “Реал”ының һәм Испания җыелма командасының элеккеге сакчысы,   FIFA легендасы Мичел Сальгадо Казанда Футбол буенча 2018 елдагы FIFA дөнья чемпионаты™ паркын ачып җибәрде.

27 Апрель 2018 - 19:14

“Рубин” һәм “Уфа” командалары арасында 7 нче майда уздырылачак матч Россиядә 2018 елда футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты алдыннан сынау матчы булып тора. Дөнья чемпионатын оештыручы шәһәрнең булачак вакыйгага әзерлеге турында 27 нче апрельдә узган мабугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, ТР ЭЭМның зур халыкара спорт чараларында иминлекне тәэмин итү бүлеге башлыгы Марат Фәтхуллин, Казан шәһәре башкарма комитетының транспорт комитеты рәисе урынбасары Марат Хисаметдинов һәм “Казан Арена” АО генераль директоры Радик Миңнәхмәтов сөйләделәр.

26 Апрель 2018 - 10:05

26 нчы апрельдә WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты командасы WorldSkills дөнья чемпионатын әле күптән түгел генә уздырган һәм WorldSkills флагын тантаналы рәвештә Казанга тапшырган шәһәргә – БГӘ башкаласына килде.

25 Апрель 2018 - 14:09

Россиядә футбол буенча 2018 елдагы FIFA дөнья чемпионаты™ башланырга 50 көн вакыт калды. Казан кунакларны каршы алырга әзер һәм “Казан Арена”да узачак матчларны түземсезлек белән көтә. 16 нчы июньдә анда Франция һәм Австралия, 20 нче июньдә – Иран һәм Испания, 24 нче июньдә – Польша һәм Колумбия уйнаячаклар, ә 27 нче июньдә уен кырына Корея Республикасы һәм Германия җыелма командалары чыгачак. Плей-офф матчлары Казанда 30 нчы июньдә (турнирның 1/8 финалы) һәм 6 нчы июльдә (чирекфинал) узачак.

23 Апрель 2018 - 17:27

Ярышлар барган өч көндә RedBullAirRace ярышларының тарихта беренче француз этабын үз күзләре белән күрер өчен 83 500 тамашачы килгән иде, Канндагы триумфатор исә 2016 елдан бирле аерым этапларда җиңү яулый алмаган австралияле Мэтт Холл булды. Немец Маттиас Дольдерер финишка икенче килде, бронза америкалы Майкл Гулианга эләкте. Ике ярыш – ике җиңүче, алда әле тагын алты этап бар, бу исә чемпион исеме өчен көрәш әле башлана гына дигән сүз.

9 Апрель 2018 - 09:37
WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты командасы вәкилләре 9 нчы апрельдә флаг белән Коньяк Кореядә – Сеул шәһәрендә булдылар. WorldSkills флагы эстафетасы сәяхәтенең халыкара этабындагы бишенче тукталышында 2019 елда узачак Чемпионатка 500 көн калуны билгеләп уздылар.
20 Март 2018 - 11:00
“Казан” Халыкара аэропорты Казанда 2019 елда “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә уздырылачак дөнья чемпионатында катнашучылар һәм чара кунакларының шәһәргә килү һәм китүләре төп пункты рәсми статусын алды. “Казан” Халыкара аэропорты һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО арасында хезмәттәшлек турындагы килешү имзаланды.
18 Март 2018 - 11:36

WorldSkills флагы эстафетасы маршрутын Европа буйлап дәвам итә. Бу юлы WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты командасы флаг белән Зволле шәһәренә килде.