Яңалыклар
Яңалыклар
Киңәйтелгән эзләү
Язылган көне:
алып кадәр
14 Сентябрь 2018 - 18:50

“Хезмәткә һәм оборонага әзер” бөтенроссия физкультура-спорт комплексының мобиль кушымтасында ГТО талисманнарын сайлау буенча тавыш бирүгә нәтиҗәләр ясалды. “ГТО фестивальләре талисманнары” конкурсын оештыручы буларак, ГТО комплексының федераль операторы - “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО белән берлектә РФ Спорт министрлыгы чыгыш ясый.

13 Сентябрь 2018 - 14:59

“Проектория” порталында 13 нче сентябрь көнне “Профессия – чемпион” дип исемләнгән ачык дәрес узды. Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган һәм спорт индустриясенә багышланган чарада “Россия-2018” оештыру комитеты генераль директоры Алексей Сорокин, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Азат Кадыров, шулай ук “Лужники” стадионының баш технологы Кирилл Кистерский һәм диджитал-технологияләр өлкәсе эксперты Иван Рындин катнаштылар. Модератор ролендә күренекле спорт комментаторы һәм алып баручы Евгений Савин чыгыш ясады.

10 Август 2018 - 16:18
ГТО талисманнарының дизайн-проектлары өчен бөтен Россия күләмендә тавыш бирү Физкультурачылар көнендә, 11 августта, башланып китте һәм 2018 елның 10 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Күңелгә ошаган ГТО талисманнарын AppStore яки Google Playдан күчереп алган «ВФСК ГТО» мобиль кушымтасында сайларга мөмкин.
19 Июль 2018 - 17:14

Россиядә үткәрелгән FIFA 2018 футбол буенча Дөнья чемпионатының™ нәтиҗәләрен бүген Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында республика оештыру комитеты кысаларында барладылар. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

5 Июль 2018 - 18:41

Казанда 6 нчы июль көнне Россиядә 2018 елда Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатының™ чирекфинал матчы узачак. Ул Татарстан башкаласындагы соңгы матч. 21.00 сәгатьтә “Казан Арена” стадионында Бразилия һәм Бельгия җыелма командалары арасындагы уен башлана.

27 Июнь 2018 - 20:07

“Казан” гаилә үзәге янындагы мәйдан Россиядә футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты™ мирасына әйләнәчәк. Мундиаль уздырылган көннәрдә биредә FIFA Җанатарлар фестивале уза, анда көн саен меңләгән кеше килә. Турнирлардан соң бу мәйдан шәһәр дәрәҗәсеннән алып халыкара дәрәҗәдә булган чараларны уздыру урынына әйләнәчәк. Бу хакта бүген Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Алсу Сәетова сөйләде.

12 Июнь 2018 - 19:46

“Казан” гаилә үзәге янындагы мәйданда 12 нче июньдә Россия көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Рәсми тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

4 Июнь 2018 - 13:05

2018 елның 1 июнендә “Лига здоровья нации – основа процветания России” Форумының эшлекле программасы кысаларында “Физик культура һәм спортны үстерүнең өстенлекле юнәлешләре” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды. Анда “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Александр Карпов та катнашты.

31 Май 2018 - 18:24
2018 елның 31 маенда Казан истәлекле датаны – 2013 елдагы Универсиаданы уздыру хокукын яулауга 10 ел тулуны билгеләп узды. ММЧ вәкилләре белән бу вкыйгага багышлап уздырылган очрашуда РФ Дәүләт Думасы депутаты, ТРның беренче спорт министры Марат Бариев, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры Азат Кадыйров катнаштылар.