Яңалыклар
Яңалыклар
Киңәйтелгән эзләү
Язылган көне:
алып кадәр
7 Апрель 2016 - 18:20
Казанда “Яшь профессионаллар” ТР ачык төбәк чемпионатының (WorldSkills Russia) беренче көне тәмамланды.
7 Апрель 2016 - 12:03
Бүген Казанда ТР “Яшь профессионаллар” ачык төбәк чемпионаты (WorldSkills Russia) башланды. “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә булган тантаналы ачылышта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов катнаштылар.
4 Апрель 2016 - 18:09
Татарстан Республикасының 2016 елдагы “Яшь профессионаллар” Ачык төбәк чемпионаты (WorldSkills Russia) кысаларында 7 нче апрельдән башланып китәчәк зур эшлекле программа көтелә. Ул “Яңа кадрлар: тенденцияләр, тәкъдимнәр, чишелешләр” пленар утырышы белән ачылачак.
1 Апрель 2016 - 17:50
Казанда 2016 елның 7 нче апреленнән 9ына кадәр Татарстан Республикасының 56 компетенция буенча “Яшь профессионаллар” Ачык төбәк чемпионаты (WorldSkillsRussia) узачак.
30 Март 2016 - 15:07
2016 елның мартында Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында булдырылган 2018 елда Россиядә Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты Волонтерлык үзәге, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО белән берлектә, Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатына һәм волонтерлык программасына презентацияләр уздыру проектын башлап җибәрде.
24 Март 2016 - 18:27
Мәскәүдә 23 нче мартта “Сокольники” конгресс-күргәзмә үзәге биләмәсендә Россиянең спорт өлкәсендәге, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән, ел саен уздырыла торган зур форумы - “Спорт” XIII халыкара күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә Россия Спорт министрлыгының Москомспорт белән берлектә оештырылган ГТО Комплексына багышланган интерактив композициясе дә тәкъдим ителде.
23 Март 2016 - 13:56
22 нче мартта Россия Федерациясе Спорт министрлыгында “ГТО Илчесе” статусына билгеләү тантанасы булып узды. Россия төбәкләренең 17 вәкиле статс-секретарь, Россия Федерациясе спорт министры урынбасары Наталья Паршикова кулыннан Илче шарфын һәм сертификатын кабул итеп алдылар.
11 Март 2016 - 12:04
Казан Кремлендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның WorldSkills International директорлар советында катнашучылар белән очрашуы булып узды. Чарада WorldSkills International президенты Саймон Бартли, Казан мэры Илсур Метшин, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының эшче кадрлар әзерләү һәм эш башкару өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Наталия Золотарева, “Ворлдскиллс Россия”Союзы генераль директоры Роберт Уразов һәм башкалар катнашты. Казандагы очрашу кысаларында Казанда 2019 елда WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру буенча үзара аңлашу турында Меморандум имзаланды.
8 Март 2016 - 10:50
8 нче мартта Казанда WorldSkills International директорлар советы утырышы ачыла. Анда WSI президенты Саймон Бартли, башкаручы директор Дэвид Хоуи, WSI директорлар советы һәм секретариаты әгъзалары катнаша. 9 нчы мартта исә WSI секретариаты катнашында дөнья чемпионатына әзерлек буенча проектлау сессиясе башланачак. Ул 15 нче мартка кадәр дәвам итә.