Яңалыклар
Яңалыклар
Киңәйтелгән эзләү
Язылган көне:
алып кадәр
19 Май 2017 - 16:38

Татарстан башкаласында 18 нче майдан 20сенә кадәр “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2017” IX Халыкара икътисадый саммит уза. Бүген KazanSummit саммитында WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты презентацияләнде.

18 Май 2017 - 21:15
18 нче майда WorldSkillsRussia V милли чемпионаты финалының эшлекле программасы кысаларында “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО хезмәткәрләре “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Россия) союзының төбәк координацияләү үзәкләре (ТКҮ) вәкилләре белән очраштылар.
17 Май 2017 - 17:55
17 нче майда “Яшь профессионаллар” милли чемпионат финалы уза торган (WorldSkills Russia) “Экспоград Юг” күргәзмә-конгресс комплексында WorldSkills Kazan 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты Илчесенең исемен игълан иттеләр. Ул – күренекле журналист һәм “ЛавкаЛавка” фермерлык кооперативына нигез салучы Борис Акимов.
16 Май 2017 - 00:18
Бүген, 15 нче майда, “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) V Милли чемпионаты финалының ачылыш тантанасында 2019 елда Казанда “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә узачак һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатының рәсми талисманнары тәкъдим ителде.
12 Май 2017 - 12:59

Владивосток диңгез колледжы, Диңгез технология колледжы һәм Адмирал Невельский исемендәге диңгез дәүләт университетыннан булган 120 курсант “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы тарихында беренче тапкыр ГТО комплексы сынауларын үтәүгә Урта диңгез уртасында керештеләр. Сынауларны алар хәзерге вакытта курсантлар өчен өйрәнү йөзү практикасында булучы “Надежда” өч мачталы фрегатында узалар.

28 Апрель 2017 - 14:15
“Казан Арена”да 17 нче майда узачак “Рубин” - ЦСКА матчы 2017 елдагы FIFA Конфедерацияләр Кубогы алдыннан сынау матчы булып торачак. Аның кысаларында, аерым алганда, стадионга идентификацияләнгән керү (Россия Элемтә министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган “Җанатар паспорты” проекты) һәм “Казан Арена” стадионы янындагы мәйданда юл хәрәкәтен чикләү схемасы кебек сервисларга да сынау уздырылачак.
27 Апрель 2017 - 16:47

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыручылар 26 нчы апрельдән 28енә кадәр Лейпцигка (Германия) эш визиты кысаларында 2013 елда WorldSkills Leipzig дөнья чемпионатын кабул иткән “Лейпциг ярминкәсе” күргәзмәләр комплексы мәйданында тәҗрибә туплыйлар.

13 Апрель 2017 - 18:43
10 нчы апрельдән 13енә кадәр һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019  дөнья чемпионатын оештыручылар Emirates Skills 2017 милли чемпионатны оештыру кысаларында БГӘ башкаласына эш визиты ясыйлар.
7 Апрель 2017 - 16:47
6 нчы апрельдә Мәскәүгә эш визиты кысаларында Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре “Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы” (алга таба – СИА) КБАО генераль директоры Светлана Чупшева белән очраштылар.