Яңалыклар
Яңалыклар
Киңәйтелгән эзләү
Язылган көне:
алып кадәр
31 Гыйнварь 2017 - 10:41
Казанда 30 нчы гыйнвардан алып 2 нче февральгә кадәр МИНЕПС VI Программа комитеты утырышы узачак. Анда ЮНЕСКО, Халыкара Олимпия комитеты, Халыкара Паралимпия комитеты, Физик тәрбия һәм спорт буенча ЮНЕСКО хөкүмәтара комитеты (CIGEPS), Спорт фәне һәм физик тәрбия буенча халыкара совет (ICSSPE), Бар кеше өчен спорт халыкара ассоциациясе (TAFISA), РФ Спорт министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе вәкилләре катнаша.
30 Гыйнварь 2017 - 17:46
Казанда 1 нче февральдән 3есенә кадәр “Яшь профессионаллар” (WorldSkillsRussia) - 2017 Татарстан Республикасы төбәк чемпионаты узачак. Ярышлар кысаларында медальләрнең 158 комплекты уйнатыла. Конкурста катнашучыларга бәяне Россиянең башка төбәкләреннән булган экспертлар куячак. Төбәк чемпионаты федераль сайлап алу тармак ярышларында, 2017 елдагы милли чемпионатта канашу өчен республиканың иң өметле вәкилләрен билгеләргә ярдәм итәчәк. Катнашучылар WorldSkills конкурс хәрәкәтенең 75 профессиясе буенча ярышачаклар.
27 Гыйнварь 2017 - 14:48
27 нче гыйнвардан алып 31енә кадәр Абу-Дабида WorldSkills AbuDhabi 2017 дөнья чемпионатына әзерлек атнасы - 2017 елның октябрендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре башкаласында узачак чираттагы дөнья чемпионаты алдыннан WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы ииләр вәкилләре өчен рәсми чаралар һәм очрашулар комплексы узачак. Атна чараларында Татарстан Республикасы делегациясе дә катнаша.
20 Гыйнварь 2017 - 12:00
2017 елның 19 нчы гыйнварында, 71 нче яшендә озак вакытка сузылган авырудан соң дустыбыз, хезмәттәшебез Геннадий Евгеньевич Ветров арабыздан китте.
20 Гыйнварь 2017 - 10:10
18 нче гыйнварда Давоста (Швейцария) узган Бөтендөнья икътисадый форумда Россия Федерациясе спорт министры Павел Колобков һәм ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова Казанда 2017 елның 5 нче июленнән 7 сенә кадәр ЮНЕСКО канаты астында узачак Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрлар һәм югары урындагы затларның халыкара конференциясен (МИНЕПС VI) уздыру шартлары турындагы килешүне имзаладылар.
30 Декабрь 2016 - 10:09

2019 елда Казанда “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча узачак 45 нче дөнья чемпионатының талисманын эшләүгә конкурста җиңүче дип Максим Овчинников һәм аның персонажы - Skillsi танылды. Талисман проекты авторы 100 мең сум күләмендә акчага ия булачак.*

29 Декабрь 2016 - 17:28
Волонтерлар командасының “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча узган Euroskills Gothenburg 2016 Европа чемпионатында стажировка узу эшчәнлекләренә нәтиҗәләр ясалды. Волонтерларга рәхмәт сүзләре әйтелде һәм аларның эшләренә югары бәя бирелде. Оештыру комитеты тарафыннан бирелгән сертификатлар һәм хатлар моңа дәлил.
26 Декабрь 2016 - 10:13
“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО  25 нче декабрьдә Кара диңгез өстендә килеп чыккан коточкыч авиаһәлакәт нәтиҗәсендә һәлак булучыларның якыннарының һәм туганнарының тирән кайгыларын уртаклаша.
23 Декабрь 2016 - 15:39
Бүген, 23 нче декабрьдә РФ Спорт министрлыгында хакимиятнең төбәк органнарының “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы сынаулары (тестлары) нормативларын уңышлы тапшырган вәкилләрен бүләкләү тантанасы узды. Аларга алтын аерымлык билгеләрен Россиянең спорт министры Павел Колобков тапшырды.