Яңалыклар
Яңалыклар
Киңәйтелгән эзләү
Язылган көне:
алып кадәр
27 Май 2020 - 10:12
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына хөрмәтенә чыгарылган почта маркасына мөһер кую тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашты. 
12 Май 2020 - 10:37
Беренче БДБ илләре уеннарының рәсми сайты эшли башлады. Уеннар быел Казанда үтәр дип көтелә. Сайтка https://ciskazan2020.com/ адресы буенча кереп була – ул рус һәм татар телләрендә эшли.
6 Май 2020 - 15:48
FINA Су спорт төрләрен үстерү үзәге спортчылары, шулай ук спорт мәктәпләре укучылары һәм Татарстан яшәүчеләре шөгыльләнүче Казанның Су спорт төрләре сараенда барлык халыкара стандартларга һәм FINA таләпләренә җавап бирүче яңа тар специализацияле сикерү җайланмасы һәм инвентарь урнаштырдылар.
26 Март 2020 - 14:54
Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов Казанның 2020 елның җәенә билгеләнгән зур спорт чараларын үткәрүгә әзерлеге турында комментарий бирде.
16 Март 2020 - 14:42
Легендар “Союзмультфильм” киностудиясе ГТО комплексының федераль операторы “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО белән берлектә төп геройлар сыйфатында ГТО талисманнары чыгыш ясаячак анимацияле сериал өстендә эшләүгә кереште.
12 Март 2020 - 17:00
Халыкара йөзү федерациясе һәм оештыручыларның уртак карары нигезендә, Казанда уздырылучы суга сикерү буенча Дөнья сериясе этабы һәм синхрон йөзү буенча Дөнья сериясе этабы 2020 елның көзенә күчерелә.
15 Февраль 2020 - 11:54
“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры  итеп Максим Денисов билгеләнде. Ул бу постта Россия Федерациясе спорт министрының беренче урынбасары итеп билгеләнгән Азат Кадыйровны алыштырды.
6 Февраль 2020 - 09:37
5 февраль көнне Россия Федерациясенең спорт министрлыгында ведомство башлыгы Олег Матыцин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның эшлекле очрашулары узды.