Яңалыклар
Яңалыклар
Киңәйтелгән эзләү
Язылган көне:
алып кадәр
11 Сентябрь 2019 - 16:47

80 илдән килгән студентлар спорты милли федерацияләре вәкилләре җиде көн дәвамында форумның гыйльми программасы кысаларында яңа белемнәр алдылар һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Форумның төп нәтиҗәләре – 2020 елда төрле илләрдә FISU эгидасы астында узучы 12 студентлар чемпионатлары өчен волонтер программалары концепцияләре һәм проектлары.

6 Сентябрь 2019 - 13:07

Халыкара “FISU Volunteer Leaders Academy 2019” белем бирү форумы үз эшен башлады. 80 илнең студентлар спорты милли федерацияләре вәкилләре 2019 елның 5-11 сентябрендә “Идел” яшьләр үзәгендә белем бирү “интенсивы” үткәрәчәкләр. Форум традиционга әйләнде – Татарстан Республикасы кунакларны инде өченче ел рәттән каршылый.

5 Март 2019 - 12:39
Татарстан Республикасы делегациясенең рәсми визиты кысаларында яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Красноярскта 2019 елдагы XXIX Бөтендөнья кышкы универсиадада волонтерлар командасында республиканы тәкъдим итүче яшьләр белән очрашты. Волонтерлар уеннарда катнашудан алган хис-кичерешләре белән уртаклаштылар һәм республика аларга биргән мөмкинлек өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
18 Февраль 2019 - 18:16

Татарстан Республикасыннан 50 волонтер Красноярскта XXIX Бөтендөнья кышкы универсиада волонтерлары составына керделәр. 2019 елның 2 мартыннан 12сенә кадәр студентлар дөньясы чып-чын кышны татып караячаклар (уеннарның шигаре – “Real winter”), ә Себер кунакларына җылылыкны исә бөтен дөньядан җыелган 5 000 волонтер бүләк итәчәк.

10 Декабрь 2018 - 22:36

Казанның “Московский” мәдәният һәм спорт үзәгендә 10 нчы декабрьдә “Ел волонтеры” премиясен тапшыру тантанасы узды. Бу чара Татарстан Республикасында Волонтер елына багышланган чараларны йомгаклау да булып тора. Ел волонтеры дип Айдар Габдрахманов танылды. Тантанага мәртәбәле кунаклар сыйфатында Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Россиянең Балаларга һәм яшьләргә гражданлык патриотик тәрбия бирү үзәге директоры Ксения Разуваева һәм башка рәсми затлар катнаштылар.

10 Декабрь 2018 - 11:26

“Ел проекты” номинациясендә бүләккә “FISU Volunteer Leaders Academy” халыкара белем бирү форумы проекты лаек булды. Чара Мәскәүдә 8 нче декабрь көнне “Россия” дәүләт үзәк концертлар залында узды.

16 Ноябрь 2018 - 17:52

Казан дәүләт медицина университеты базасында Идел буе федераль округы волонтер-медикларының төбәк форумы эшли башлады. Анда ИФО барлык төбәкләреннән 200 ирекле ярдәмче катнаша. Белем бирү программасы спикеры сыйфатында “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО волонтерлар белән эшләү департаменты җитәкчесе Айрат Мөбарәкшин чыгыш ясады.

28 Август 2018 - 18:46

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов V Студентлар белем бирү форумы кысаларында Татарстан Республикасында ирекле ярдәмчелек хәрәкәте автивистлары белән очрашты.

22 Август 2018 - 18:20
Татарстан Республикасының Югары Ослан районында 21 нче августта ел саен уздырыла торган V Студентлар белем бирү форумы- 2018 кысаларында “Мин – ирекле ярдәмче. Универсиада 2013: Мирас” сменасы башланды. Сменада волонтерлык хәрәкәте активистларыннын, ирекле ярдәмчелек проектлары җитәкчеләреннән, Татарстан Республикасының барлык почмакларыннан җыелган экспертлар һәм белгечләренән 520 кеше катнашты.