Яңалыклар
Яңалыклар
Киңәйтелгән эзләү
Язылган көне:
алып кадәр
22 Июль 2019 - 11:09

Казан 2025 елда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Моның турында 21 июльдә хәзерге вакытта Су спорты төрләре буенча 2019 елгы дөнья чемпионатын үткәрүче Кванджуда узган матбугат конференциясендә игълан ителде.

14 Июль 2019 - 20:17

Россия Регби федерациясе югары советы рәисе Игорь Артемьев хатын-кызлар арасында регби-7 буенча Европа Олимпия сайлап алу турниры төгәлләнүгә шәһәрнең 2020 елгы Уеннар алдыннан тагын бер квалификация ярышларын кабул итә алуын хәбәр итте.

14 Июль 2019 - 19:24

Казанда хатын-кыз командалары арасында регби-7 буенча Европа Олимпия уеннарына сайлап алу турниры тәмамланды. Ике көнлек сайлап алу турнирында 2020 елда Токиода узачак Олимпия уеннарына юллама уйнатылды.

13 Июль 2019 - 22:06

13 июль көнне Казанның Үзәк стадионында хатын-кыз командалары арасында регби-7 буенча Европа Олимпия уеннарына сайлап алу турнирының беренче көне узды. Аның нәтиҗәләре буенча, якшәмбе көнне 2020 елгы Олимпия уеннарына юллама уйнатачак ярымфиналистлар билгеле булды.

13 Июль 2019 - 19:47

14 июль көнне шулай Үзәк стадионда узучы ярымфинал матчларында Россия Италия белән, Франция Румыния белән, Испания Польша белән, Англия Ирландия белән очрашачак.

13 Июль 2019 - 15:13

Шимбә көнне Казанның Үзәк стадионында хатын-кыз командалары арасында Европа Олимпия уеннарына сайлап алу турниры ачылу тантанасы булды. Ике көнлек турнир барышында 2020 елда Токиода узучы Олимпия уеннарына юллама уйнатылачак.

12 Июль 2019 - 15:30

13-14 июльдә Казанның Үзәк стадионында хатын-кыз командалары арасында регби-7 буенча Европа Олимпия уеннары сайлап алу турниры узачак. Ярышта 12 ил катнаша. Җиңүче команда туры 2020 елда Япониядә узачак Олимпия уеннарына эләгә, ә икенче һәм өченче урыннар яулаган командалар көрәшне турнирның киләсе“Репешаже” раундында дәвам итәчәк.

8 Июль 2019 - 17:45

3-7 июль көннәрендә Казанның Су спорты төрләре сараенда узган беренчелектә Европаның 42 иленнән 523 спортчы – 15-18 яшьлек егетләр һәм 14-17 яшьлек кызлар катнашты.

3 Июль 2019 - 18:38

3-7 июль көннәрендә Казанның Су спорты төрләре сараенда тәүге тапкыр йөзү буенча Европа беренчелеге узачак. Ярышларда Европаның 42 иленнән 523 спортчы – 15-18 яшьлек егетләр һәм 14-17 яшьлек кызлар килер дип көтелә.