Яңалыклар
Яңалыклар
Киңәйтелгән эзләү
Язылган көне:
алып кадәр
10 Ноябрь 2015 - 20:26
Мәскәү йөзүчесе үз дистанциясендә ике тапкыр Россиянең яшүсмерләр рекордын куеп, тамашачыларны таң калдырды. Әле бу рекордларның бик кызыклы шартларда куелганлыгын да исәпкә алырга кирәк. 
9 Ноябрь 2015 - 21:43
Волгоград өлкәсенең атказанган спорт мастеры 25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионатының икенче ярыш көнендә шәхси зачетта 2 алтын медаль иясе булды.
9 Ноябрь 2015 - 21:36
25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионатының икенче ярыш көне бик кызу булып чыкты – бу көнне берьюлы 10 финал узды.
9 Ноябрь 2015 - 16:59
25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионатының иртәнге һәм кичке йөзү ярышлары арасындагы тәнәфестә тренерлар өчен семинар булып узды.
8 Ноябрь 2015 - 21:32
Йөзү буенча Россия чемпионатының беренче ярыш көнендә 25 метрлы бассейнда 5 финал узды, Су спорт төрләре сараенда беренче медальләр уйнатылды. 
8 Ноябрь 2015 - 18:32
 5 көн дәвамында Россиянең спорт башкаласында илебезнең иң яхшы йөзүчеләре көч сынашачак.
5 Ноябрь 2015 - 20:11

РФ спорт министры Виталий Мутко Казанның 2018 елда булачак Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатына әзерлек дәрәҗәсеннән канәгать булуын белдерде. “Без әзерлек барышыннан канәгать. Республикага карата зур сорауларыбыз юк”, - дип белдерде ул ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган “Россия 2018” республика оештыру комитеты утырышында.  

5 Ноябрь 2015 - 16:13

Керлинг буенча “микст” дисциплинасындагы дөнья чемпионаты Казанда 2016 елның 16 нчы октябреннән 22 нче октябренә кадәр узачак. Ярышларга әзерлек кысаларында Казанга 7 нче октябрьдә инспекция визиты белән Россия Федерациясе спорт министры урынбасары Юрий Нагорных, шулай ук Россия керлинг федерациясе вәкилләре: федерация президенты Дмитрий Свищев, генераль секретарь Ольга Жаркова һәм башка рәсми затлар киләчәк. 

5 Ноябрь 2015 - 11:58

Казанда бүген 2016 елда Яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында инспекция визиты тәмамлана. Инде билгеле булганча, әлеге визитта  IAAF Җиңел атлетика федерацияләре халыкара ассоциациясенең ярышлар бүлеге директоры Пол Харди, Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе генераль секретаре, IAAF Советы әгъзасы Михаил Бутов, IAAF ярышлар бүлеге өлкән менеджеры Карло Де Анджели, IAAFтан чаралар координаторы Вероник Маршаль-Режо, техник делегатлар Хельмут Дигель һәм Крис Коэн, БҖАФ спорт программалары бүлеге башлыгы, Казанда 2016 елда булачак дөнья чемпионаты координаторы Елена Орлова һәм башка рәсми затлар катнаша.