Яңалыклар
Яңалыклар
Киңәйтелгән эзләү
Язылган көне:
алып кадәр
20 Март 2016 - 14:13
Россия авыр атлетика федерациясе президенты Сергей Сырцов һәм РФ спорт министры урынбасары Юрий Нагорных Казанда узучы Авыр атлетика буенча РФ Президенты Кубогы турында сөйләделәр. 
19 Март 2016 - 22:15
Казанда Авыр атлетика буенча Россия Президентының 6 нчы Кубогының ярышлар өлеше башланып китте.
19 Март 2016 - 18:14
Ростов-на-Донуда самолетның һәлакәткә очравы нәтиҗәсендә һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алудан башланып киткән чарада мәртәбәле кунаклар: Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, РФ спорт министры урынбасарыЮрий Нагорных, Казан мэры Илсур Метшин, Авыр атлетика буенча халыкара федерация вице-президенты Александр Герасименко, Авыр атлетика буенча халыкара федерация генераль директоры Аттила Адамфи, Россиянең Авыр атлетика федерациясе президенты Сергей Сырцов һәм ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов катнаштылар.
18 Март 2016 - 17:51
Казанның “Татнефть-Арена” сараенда 21-24 нче апрель көннәрендә Дзюдо буенча Европа чемпионаты узачак. Анда 40тан артык илдән 400 спортчы һәм 200 рәсми зат катнашыр дип көтелә.
18 Март 2016 - 17:30
Казанда Авыр атлетика буенча Россия Президентының 6 нчы Кубогы ярышлары алдыннан матбугат конференциясе узды. Анда Авыр атлетика халыкара федерациясе генераль директоры Аттила Адамфи, Россия Авыр атлетика федерациясе президенты Сергей Сырцов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директор урынбасары Ранко Тепавчевич катнаштылар.
17 Март 2016 - 10:48
“Ак Барс” көрәш сараенда бу атнада авыр атлетика буенча Россия Президентының 6 нчы Кубогын уздыруга соңгы әзерлек эшләре бара. 19 нчы һәм 20 нче март көннәрендә Казан Рио-де-Жанейрода узачак Олимпия уеннары алдыннан сайлап алу ярышлары булып торучы ярышларны кабул итәчәк. Әлеге ярышлар Авыр атлетика буенча халыкара федерация (IWF) һәм Россия Авыр атлетика федерациясе канаты астында уза. Ярышларда 40 спортчы һәм 11 илдән (Румыния, Венгрия, Польша, Чехия, Тайланд, Беларусь, АКШ, Канада, Әрмәнстан, Сербия, Россия) булган командаларның 27 вәкиле катнашачак. Россияне 14 спортчы (6 хатын-кыз һәм 8 ир-ат) тәкдим итәчәк. Алар арасында татарстанлы Андрей Деманов (105 кг) һәм Мария Петрова (75 кг) да бар. Билетлар Zamnoi.ru сайтында сатыла, бәяләре - 100 сум. Ярышлар барган көннәрдә билетларны “Ак Барс” көрәш сараенда да сатып алырга була.
11 Март 2016 - 16:25
Казанның “Ак Барс” Көрәш сараенда 2016 елның 19 нчы һәм 20 нче март көннәрендә булачак Авыр атлетика буенча РФ Президентының 6 нчы Кубогына билетлар сатуга чыкты. Билетларны билет операторының Zamnoi.ru сайтында 100 сумнан алырга була. Ярышлар барган көннәрдә билетларны Көрәш сараенда да алып булачак. 
11 Март 2016 - 12:04
Казан Кремлендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның WorldSkills International директорлар советында катнашучылар белән очрашуы булып узды. Чарада WorldSkills International президенты Саймон Бартли, Казан мэры Илсур Метшин, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының эшче кадрлар әзерләү һәм эш башкару өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Наталия Золотарева, “Ворлдскиллс Россия”Союзы генераль директоры Роберт Уразов һәм башкалар катнашты. Казандагы очрашу кысаларында Казанда 2019 елда WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру буенча үзара аңлашу турында Меморандум имзаланды.
11 Март 2016 - 12:01
2015 елның декабрендә “Россия-2018” Оештыру комитеты “Новогодняя история” акциясен башлап җибәрде. Илдәге балалар йортларында тәрбияләнүче балалар футбол турындагы викториналарда катнаштылар, җиңүчеләр исә үзләренең кумирларына – дөнья һәм Россия футболы йолдызларына хатлар язу мөмкинлегенә ия булдылар. Казанда әлеге акцияне, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО һәм “Роналд Макдоналд йорты” ярдәмендә, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе хезмәткәрләре һәм волонтерлары үткәрделәр.