Яңалыклар
Яңалыклар
Киңәйтелгән эзләү
Язылган көне:
алып кадәр
4 Декабрь 2015 - 10:31

“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО – “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физик культура һәм спорт комплексын үткәрү буенча федераль оператор 2015 елның 3 нче декабреннән алып 5есенә кадәр “ГТО” БФСК”: эчтәлек, комплексны үткәрүнең актуаль мәсьәләләре” темасына физкультура һәм спорт өлкәсе белгечләренә белем бирү чарасы уздыра. 

4 Декабрь 2015 - 10:19

2 нче декабрьдә “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын үткәрүнең оештыру-сынау этабын үздыру нәтиҗәләре турында” дигән темага Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды. Конференцияне “Физик культура һәм спорт федераль фәнни үзәге ФДБУ оештырды. Анда Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Федерациясе субъектларының физик культура һәм спорт өлкәсендә башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашты.  

2 Декабрь 2015 - 13:26

Казанда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыру кысаларында гына да билетлар һәм аккредитация бейджларын тикшерүгә, карап кертү режимы эшчәнлегенә (полиция хезмәткәрләре белән берлектә), тамашачылар белән эшкә, навигация һәм клиентлар агымын бүлүгә, матбугат зоналары һәм зоналарда эшләүгә 970 контролер-тикшерүче җәлеп ителде. 

1 Декабрь 2015 - 09:57

Россия Хөкүмәте йортында 30 нчы ноябрьдә Казанда уздырылачак WorldSkills-2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты Оештыру комитетының беренче утырышы узды. 

27 Ноябрь 2015 - 16:22

Казанда 25 нче ноябрьдә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев рәислегендә киңәйтелгән киңәшмә узды. Киңәшмәнең төп темасы Татарстан Республикасында 2015 елда ГТО БФСК үткәрү нәтиҗәләрен карау иде. 

27 Ноябрь 2015 - 15:20

Kazan Volunteers волонтерлык хәрәкәте яңа киңлекләр ача – спорт һәм вакыйгалар юнәлешенең ирекле ярдәмчеләре хәзер үзләрен социаль яссылыкта сынап карыйлар. Беренче проект волонтерларның Казанда Роналд  Макдоналд йорты белән хезмәттәшлеге булачак. 

25 Ноябрь 2015 - 17:42
Казан дзюдо буенча Европа чемпионатын кабул итәргә әзерләнә, бу чемпионат Россиянең спорт башкаласында 2016 елның 21-24 апрелендә узачак. Бу көннәрдә Казанда Европа дзюдо берлеге һәм Россия Дзюдо федерациясенең тикшерү сәфәре бара. Анда ЕДБнең вице-президенты Михал Вахун, ЕДБнең президент ярдәмчесе Яна Дмитриева, ЕДБнең Баш офисы җитәкчесе Мартин Пойгер, Россия Дзюдо федерациясенең вице-президенты, башкарма директоры Валентин Хәбиров, Россия Дзюдо федерациясенең чараларны оештыру һәм уздыру буенча департаменты башлыгы Анатолий Ларюков һәм башка рәсми затлар катнаша.
24 Ноябрь 2015 - 16:31
Бүген Лозаннада Халыкара йөзү федерациясе (FINA) офисында ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" КБАО генераль директоры Азат Кадыйров ФИНАның башкарма директоры Корнель Маркулеску белән эшлекле очрашу уздырды.
20 Ноябрь 2015 - 11:50
Казандагы 2016 елда Яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатын уздыру һәм аңа әзерлек буенча оештыру комитеты IAAF Җиңел атлетика федерацияләре халыкара ассоциациясе советының бу ярышларны уздыру хокукын кире алу турында карарын бик кызганыч дип белдерә.