Яңалыклар
Яңалыклар
Киңәйтелгән эзләү
Язылган көне:
алып кадәр
30 Октябрь 2015 - 14:06
27 нче октябрьдә “Россия сегодня” ХМА Халыкара мультимедиа матбугат үзәгендә Россия Федерациясе спорт министры Виталий Мутко ГТО Бердәй декадасында катнашкан мәктәп укучыларына “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының 3 нче һәм 4 нче дәрәҗә алтын аерымлык билгеләрен тапшырды.
17 Октябрь 2015 - 17:16
“Россия-2018” Оештыру комитеты” КБАО волонтерлык үзәкләре вәкилләре һәм оештыручы-шәһәрләр вәкилләре катнашындагы семинар 15-16 октябрь көннәрендә Саранскида узды. “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО вәкилләре анда семинар экспертлары сыйфатында чыгыш ясадылар һәм халыкара спорт чараларын уздырган чакта волонтерлык программасын гамәлгә ашыру буенча тупланган тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. 
2 Октябрь 2015 - 12:00
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә узган киңәшмәдә Казанда 2019 елда WorldSkills Competition һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын әзерләү һәм уздыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
7 Сентябрь 2015 - 14:04
Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыруга 2212 волонтер – Татарстаннан, Россиянең 20 төбәгеннән һәм дөньяның 10 иленнән булган ирекле ярдәмчеләр үз өлешләрен керттеләр. Казанда узган ярышларда спортчылар тарафыннан егерме дөнья рекорды куелды, горурланыр өчен үз казанышлары байтак булган волонтерлар командасы да алардан бер дә калышмады.
2 Сентябрь 2015 - 12:00
Белем бирү оешмаларында белем алучылар арасында узган “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының беренче фестиваленә нәтиҗәләр чыгарылды.
24 Август 2015 - 13:47
Бүген РФ спорт министры урынбасары Наталья Владимировна Паршикова В.Г.Шухов исемендәге БДТУ (Белгород) биләмәсенә – 23 нче августтан 28енә кадәр “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале уздырыла торган төп мәйданга килде.
13 Август 2015 - 13:58
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты берничә көн элек кенә тәмамланды һәм инде тарихның бер өлешенә әйләнде. Монда бик күп нәрсәләр беренче тапкыр эшләнде.