Яңалыклар
Яңалыклар
Киңәйтелгән эзләү
Язылган көне:
алып кадәр
27 Ноябрь 2015 - 15:20

Kazan Volunteers волонтерлык хәрәкәте яңа киңлекләр ача – спорт һәм вакыйгалар юнәлешенең ирекле ярдәмчеләре хәзер үзләрен социаль яссылыкта сынап карыйлар. Беренче проект волонтерларның Казанда Роналд  Макдоналд йорты белән хезмәттәшлеге булачак. 

25 Ноябрь 2015 - 17:42
Казан дзюдо буенча Европа чемпионатын кабул итәргә әзерләнә, бу чемпионат Россиянең спорт башкаласында 2016 елның 21-24 апрелендә узачак. Бу көннәрдә Казанда Европа дзюдо берлеге һәм Россия Дзюдо федерациясенең тикшерү сәфәре бара. Анда ЕДБнең вице-президенты Михал Вахун, ЕДБнең президент ярдәмчесе Яна Дмитриева, ЕДБнең Баш офисы җитәкчесе Мартин Пойгер, Россия Дзюдо федерациясенең вице-президенты, башкарма директоры Валентин Хәбиров, Россия Дзюдо федерациясенең чараларны оештыру һәм уздыру буенча департаменты башлыгы Анатолий Ларюков һәм башка рәсми затлар катнаша.
24 Ноябрь 2015 - 16:31
Бүген Лозаннада Халыкара йөзү федерациясе (FINA) офисында ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" КБАО генераль директоры Азат Кадыйров ФИНАның башкарма директоры Корнель Маркулеску белән эшлекле очрашу уздырды.
20 Ноябрь 2015 - 11:50
Казандагы 2016 елда Яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатын уздыру һәм аңа әзерлек буенча оештыру комитеты IAAF Җиңел атлетика федерацияләре халыкара ассоциациясе советының бу ярышларны уздыру хокукын кире алу турында карарын бик кызганыч дип белдерә.
16 Ноябрь 2015 - 15:47

Омскидан килгән 25 яшьлек спортчы 4 яшеннән йөзә башлаган. Быел ул Казанда узган атнада тәмамланган Россия чемпионаты кысаларында 5 тапкыр Россия чемпионы булды. 

13 Ноябрь 2015 - 10:19

10 нчы ноябрьдә Россия Федерациясе Спорт министрлыгында Россия Спорт министрлыгының “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын кертү һәм гамәлгә ашыру буенча координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Утырыш Комиссия җитәкчесе, статс-секретарь – Россия Федерациясе спорт министры урынбасары Наталья Паршикова рәислегендә узды. 

12 Ноябрь 2015 - 21:49

Турнир барган 5 көн дәвамында медальләрнең 46 комплекты уйнатылды һәм төрле дәрәҗәдәге дистәдән артык рекордлар куелды. Ярышлар нәтиҗәләре буенча 38 спортчы Европа чемпионатына бару өчен Россия җыелма командасы составына кертелде. 

12 Ноябрь 2015 - 20:33

Калуга өлкәсеннән Николай Скворцов баттерфляй белән 200 метрга йөзү ярышында нормативка сыешып һәм 1:52.38 нәтиҗәсе белән җиңеп чыкты. Алда аны Европа чемпионаты ярышлары көтә. 

12 Ноябрь 2015 - 20:32

Йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры вазифаларын башкаручы спортчыларның 25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионатында ясаган чыгышларына нәтиҗәләр ясады һәм Европа чемпионатына әзерлек планы турында сөйләде.