Яңалыклар
Яңалыклар
Киңәйтелгән эзләү
Язылган көне:
алып кадәр
25 Гыйнварь 2016 - 11:06

23-25 нче гыйнвар көннәрендә Казанда эш визиты белән FINA халыкара йөзү федерациясе җитәкчеләре – FINA президенты Хулио Маглионе һәм FINA башкаручы директоры Корнель Маркулеску булдылар. Шимбә көнне аларны Казан Кремлендә кабул иттеләр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

20 Гыйнварь 2016 - 12:37
16-21 февраль көннәрендә Казан янә халыкара ярышлар уздыру мәйданына әйләнәчәк. Россиянең спорт башкаласы ир-ат һәм хатын-кыз командалары арасында бадминтон буенча Европа чемпионатын һәм 15 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында бадминтон буенча Европа беренчелеген кабул итә. Ярыш объекты буларак, моннан ике ел элек бадминтон буенча Европаның шәхси чемпионаты узган Гимнастика үзәге файдаланылачак.
19 Гыйнварь 2016 - 18:14

Казан тәҗрибәсе 2017 елда Ашхабадта узачак ябык биналарда һәм сугыш төрләре буенча V Азия уеннарына әзерлек вакытында кирәк. 17-20 гыйнвар көннәрендә Казанда Төркмәнстан делегация эш сәфәре уздыра.

13 Гыйнварь 2016 - 12:10
Бүген КФУның “Уникс” мәдәни-спорт комплексында Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын гамәлгә кертүгә багышланган семинар-киңәшмә уздырылды. Чарада ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Спорт проектлары башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары – “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) комплексын гамәлгә кертү департаменты җитәкчесе Александр Карпов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Дәрестән тыш һәм сәламәтлек саклау эшчәнлеге программаларын гамәлгә ашыру секторы әйдәп баручы киңәшчесе Жанна Соркина һ.б. катнашты.
25 Декабрь 2015 - 14:57
Казанда 2015 елда узган Су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионаты ел вакыйгасы дип, ә ел вакыйгасын кабул иткән “Казан Арена” стадионы исә иң яхшы спорт объекты булып танылган. Sports Facilities журналы оештырган “Спортивные сооружения. Итоги года-2015” (“Спорт корылмалары. Ел йомгаклары-2015”) Икенче бөтенроссия премиясен тапшыру тантанасы нәтиҗәләре әнә шундый.
15 Декабрь 2015 - 12:07

Россия Спорт министрлыгында 14 нче декабрь көнне “ГТО Илчеләре” статусына билгеләү тантанасы узды. Күренекле спортчыларга, җәмәгать эшлеклеләренә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә әлеге сертификатларны Россия Федерациясе спорт министры Виталий Мутко тапшырды.

12 Декабрь 2015 - 21:18

Спорт проектлары башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары,  ГТО Комплексын үткәрү департаменты җитәкчесе Александр Карпов 11-12 нче декабрь көннәрендә ике көнлек эш визиты белән Приморье краенда булып кайтты. Беренче көн программасы ГТО Комплексына багышланган иде. Александр Карпов  Приморье крае муниципаль берәмлекләренең физик культура һәм спорт өлкәсендәге җитәкчеләре һәм җаваплы хезмәткәрләре белән “Хезмәткә һәм оборонага әзер!” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын үткәрүнең актуаль мәсьәләләре һәм кыенлыклары буенча семинар-киңәшмә үткәрде. Семинарда төбәкнең 24 муниципаль районы вәкилләре катнашты.

10 Декабрь 2015 - 13:44

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясе – Россиянең базасында 2018 елда Россиядә узачак Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатының (Чемпионат мира по футболу FIFA 2018 в России™) волонтерлык үзәге булдырылган 15 югары уку йортының берсе. Бердәй итеп сайланган көнне Чемпионатны оештыручы 11 шәһәрнең волонтерлык үзәкләре беренче кунакларына ишекләрен ачты.

7 Декабрь 2015 - 13:29

2015 елның җәендә Татарстаннан, Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән һәм дөньяның 10 иленнән булган 2 212 кеше Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты һәм Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге XVI дөнья чемпионаты оештыру комитетының ирекле ярдәмчеләре булдылар. Татарстан командасын Казаннан һәм республиканың башка шәһәрләреннән булган 1 697 кеше тәкъдим итте. Волонтерлар белән эшләү менеджерлары үз командалары эшләренә нәтиҗәләр ясадылар һәм иң яхшы 100 волонтерны аерып алдылар. 5 нче декабрьдә булган рәхмәт хатлары тапшыру тантанасында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Александр Карпов катнаштылар.