Яңалыклар
Яңалыклар
Киңәйтелгән эзләү
Язылган көне:
алып кадәр
21 Февраль 2016 - 16:20
Казанда 19 нчы февральдән алып 21енә кадәр бурган 15 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Бадминтон буенча Европа беренчелеге тәмамланды. Турнирда 161 уенчы катнашты. Спортчылар биш категориядә: ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ялгыз разрядта, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында парлы разрядта, шулай ук микстта ярыштылар. 
21 Февраль 2016 - 15:30
Тарихта беренче тапкыр Европа беренчелеге финалына узу бәхетенә ирешкән французлар, Ян Йоргенсенны откан Брайс Левердес тырышлыгы белән, бары тик беренче уенны гына ота алдылар. Дания пары Мадс Конрад-Петерсен/Мадс Пилер Колдинг икенче матчта беренче геймны Бастиан Керсоди/Гаэтан Миттельхайссер дуэтына бирде, әмма чираттагы икесен бер авырлыксыз отты. Бу уңышсызлык Франция җыелма командасы уенчыларын сындырды булса кирәк, алар тагын ике матчта аларга артык каршы тормый гына бирештеләр. 
20 Февраль 2016 - 20:00
15 яшьтән узмаган бадминтончылар арасында Европа беренчелеге медальләре өчен көрәш финиш сызыгына чыкты.
20 Февраль 2016 - 18:00
Казанда шимбә көнне ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында Бадминтон буенча Европа команда чемпионаты ярымфинал ярышлары булып узды.
20 Февраль 2016 - 16:10
Волонтерлар белән эшләү департаменты инициативасы белән “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАОда ирекле ярдәмчеләр өчен фотоклуб эшли башлады. Көзгеле камерасы булган һәм аннан дөрес файдаланырга теләгән волонтерлар биредә фотога төшерү серләренә төшендереләчәк. Волонтерның ничә яшьтә булуы әһәмиятле түгел – мәктәп укучылары да, югары уку йортлары студентлары да, шулай ук көмеш яшь волонтерлары да клуб әгъзасы була ала.
19 Февраль 2016 - 19:40
Җомга көнне ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында Бадминтон буенча Европа чемпионатының чирекфинал матчлары программасы тәмамланды. 
19 Февраль 2016 - 16:21
Бадминтон буенча Европа чемпионатының чирекфинал матчында катнашучылар - Дания - Россия җыелма командалары уеннан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. 
19 Февраль 2016 - 15:40
Ир-атлар җыелма командалары җомга көнне Европа команда чемпионатының чирекфинал матчларын уздырдылар.
18 Февраль 2016 - 22:20
Казанда пәнҗешәмбе көнне Бадминтон буенча Европа команда чемпионаты медальләре өчен көрәшүчеләр – чирекфинал ярышларында катнашучылар ачыкланды.