Яңалыклар
Яңалыклар
Киңәйтелгән эзләү
Язылган көне:
алып кадәр
12 Июнь 2016 - 18:32
Казандагы регби-7 буенча Европа чемпионаты - Европа гран-при сериясенең беренче этабы бүген Европаның гамәлдәге чемпионкалары булган Франция җыелма командасы җиңүе белән тәмамланды. Финал матчында Франция җыелма командасы Россиянекен 22:12 исәбе белән отты.
12 Июнь 2016 - 15:18
Казанда уза торган Европа чемпионаты - регби-7 буенча Европа гран-при сериясенең беренче этабында финал очрашуында беренчелек өчен һәм өченче урын өчен көрәшәчәк командалар ачыкланды.
12 Июнь 2016 - 11:49
Казанда уза торган Европа чемпионаты - регби-7 буенча Европа гран-при сериясенең беренче этабында ярымфиналда очрашачак парлар билгеле булды.   Финалга чыгар өчен көрәштә Россия җыелма командасы Бөекбританиянең беренче командасы белән ярышачак. Франция кызлары исә үз ярымфиналларында Ирландия җыелма командасы белән көч сынашачаклар.
11 Июнь 2016 - 18:53
Казанда бүген хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Европа гран-при сериясенең беренче этабының беренчел раундларының барлык матчлары да тәмамланды. Шулай итеп, турнирның барлык чирекфиналчылары да билгеле булды. Плей-оффка Франция, Голландия, Россия, Португалия, Бөекбританиянең ике командасы, шулай ук Ирландия һәм Испания җыелма командалары чыктылар.
11 Июнь 2016 - 13:50
Яңа Зеландия җыелма командасы Россиядә 2017 елда булачак FIFA Конфедерацияләр Кубогында катнашачак. Бу мөмкинлеккә әлеге команда ОФК милләтләр кубогы финалында Папуа - Яңа Гвинея (0:0, 4:2 пенальти сериясендә) командасын отып иреште. Яңазеландиялеләр континентлар чемпионнары очрашачак турнирның алтынчы катнашучылары булдылар. Океания вәкилләреннән тыш FIFA Конфедерацияләр Кубогында тагын Россия җыелма командасы (турнир хуҗасы),  Германиия (2014 елда футбол буенча  FIFA Дөнья чемпионаты™ җиңүчесе), Австралия (АФК 2015 Азия Кубогы җиңүчесе), Чили (Америка Кубогы 2015 җиңүчесе) һәм Мексика (КОНКАКАФ 2015 Алтын кубогы җиңүчесе) катнашачаклар. 
11 Июнь 2016 - 13:41
Казанның Үзәк стадионында бүген регби-7 буенча Европа гран-при сериясенең ике этабының беренчесе башланып китте. Турнирда беренчелек өчен Европаның 11 иленнән 12 җыелма команда: Россия, Бөекбританиядән ике команда, Франция, Ирландия, Испания, Бельгия, Италия, Португалия, Финляндия, Голландия, Украина командалары көч сынаша. Татарстан башкаласына барлыгы 180ләп спортчы килде.
11 Июнь 2016 - 13:18
Россиянең хатын-кызлар җыелма командасы регби-7 буенча Европа гран-при сериясенең ике этабының беренчесендә стартны җиңүдән башлады. Турнир бүген иртән Казанның Үзәк стадионында башланып китте. Турнирдагы беренче матчларында Россия кызлары Бельгия командасын 54:0 исәбе белән тар-мар иттеләр.
10 Июнь 2016 - 16:28
Регби-7 буенча Россия хатын-кызлар җыелма командасы Европа Гран-при сериясенең ике этабының беренчесендә Казанда иң яхшы уенын күрсәтергә җыена. Җыелма команданың баш тренеры Павел Барановский Казанда журналистлар катнашында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. Казанның Үзәк стадионында регби-7 буенча хатын-кызлар җыелма командалары арасында Европа чемпионатының беренче этабы (Гран-при серия) кысаларында ярышлар узачак спорт уэк-энды алдыннан журналистлар белән очрашу уздырылды. Казанда уздырыла торган турнир ике атнадан Ирландиянең Дублин шәһәрендә Бразилиядә узачак Олимпиадага юллама алыр өчен көрәшәчәк Россия җыелма командасы өчен соңгы сынау булып торачак. Континентның иң яхшы командасы исеменә 12 җыелма команда: Россия, Бөекбританиядән ике команда, Франция, Ирландия, Испания, Бельгия, Италия, Португалия, Финляндия, Голландия, Украина командалары дәгъва итә. Россия җыелма командасы В төркемендә Ирландия, Италия һәм Бельгия командалары белән уйнаячак.
9 Июнь 2016 - 12:30
Казанда 11-12 нче июнь көннәрендә Үзәк стадионда регби-7 буенча Европа Гран-при сериясенең ике этабының беренчесе узачак. Европа чемпионы исә ике этап нәтиҗәләре буенча ачыкланачак (икенче этап Бривта (Франция) 24-25 нче сентябрь көннәрендә узачак).