Яңалыклар
Яңалыклар
Киңәйтелгән эзләү
Язылган көне:
алып кадәр
6 Ноябрь 2016 - 15:10
Казанның Су спорт  төрләре сараенда кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатының икенчеярыш көненең кичке программасы ир-атлар арасында чираттагы финал белән дәвам итте.
6 Ноябрь 2016 - 15:10
Казанның Су спорт төрләре сараенда кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатының икенче ярыш көне өч мавыктыргыч финалдан башланды. Татарстан башкаласындагы 600ләп спортчыны җыйган турнир декабрь аенда Канадада узачак дөнья чемпионаты алдыннан сайлап алу ярышлары булып тора.
5 Ноябрь 2016 - 22:11
Бүген Казанда кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатында медальләрнең беренче комплектлары уйнатылды. Эстафета дистанцияләренең икесендә дә – хатын-кызлар арасында ирекле стиль белән 4X200 метрга һәм ир-атлар арасында ирекле стиль белән 4X100 метрга йөзүдә Санкт-Петербуг спортчылары беренче булдылар.
5 Ноябрь 2016 - 21:43
Татарстан вәкиле, Риода узган Олимпиада уеннарында катнашкан Александр Красных бүген Казанда 25 метрлы бассейнда йөзү буенча башланган Россия чемпионатының беренче финалы җиңүчесе булды. Бөгелмә егете ирекле стиль белән 200 метрга йөзүдә 1:42.50 секундлы нәтиҗә белән беренче килде. Икенче урында – мәскәүле Михаил Довгалюк (1:43.55), Калуга өлкәсеннән Михаил Вековищев (1:43.58) өченче урында.
5 Ноябрь 2016 - 21:20
Бүген Казанның Су спорт төрләре сараенда 25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионаты башланып китте. Турнир 6-11 нче декабрь көннәрендә Канадада узачак кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионатында катнашу өчен квалификация ярышлары булып тора. Казанда 9 нчы ноябрьгә кадәр узачак турнир илнең 61 төбәгеннән 578 спортчыны җыйды, анда медальләрнең 46 комплекты уйнатылачак. Турнирда 37 йөзүче Татарстан данын яклый. Катнашучылар арасында - милли җыелма лидеры, Олимпия уеннары призерлары  Антон Чупков, Евгений Рылов (алар Канададагы ДЧна бармыйлар), шулай ук Никита Лобинцев, Александр Сухоруков һәм башкалар бар. Илнең яңа чемпионнары ачыкланачак турнир ярышларына керү – ирекле.
1 Ноябрь 2016 - 15:53
Казанда 2016 елның 5 нче ноябреннән 9ына кадәр 25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионаты узачак. Быел ярышлар кабаттан Россиянең иң зур ябык спорт корылмаларының берсендә - Су спорт төрләре сараенда узачак. Ил чемпионнары титулына ярышларны түләүсез нигездә карарга мөмкин: ярышларга керү - ирекле.
26 Октябрь 2016 - 09:03
Бүген Санкт-Петербургта 24-27 нче октябрь көннәрендә узучы Бөтенроссия ирекле ярдәмчеләр форумында Казанда 2019 елда “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча узачак дөнья чемпионатының волонтерлык программасын анонсладылар.
26 Октябрь 2016 - 08:49
Бүген Санкт-Петербургта “Доброволец-2016” форумында 2017 елда Сочида узачак XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестиваленә ирекле ярдәмчеләрне җәлеп итү, җыю һәм әзерләү буенча сертификацияләнгән рәсми үзәкләр булу хокукына конкурс нәтиҗәләре билгеле булды. Конкурс комиссиясе эшендә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры урынбасары Александр Карпов (волонтерлыкны үстерү буенча Федераль экспертлар советы әгъзасы сыйфатында) һәм волонтерлар белән эшләү департаменты директоры, Волонтерлык үзәкләре ассоциациясе советы әгъзасы Анна Захматова катнаштылар. Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе волонтерларны бу программаның рәсми операторы - Волонтерлык үзәкләре ассоциациясе белән берлектә әзерләячәк.
22 Октябрь 2016 - 22:54
Шимбә көнне Казанның Спорт сараенда 14 нче октябрьдән 22сенә кадәр катнаш командалар арасында барган кёрлинг буенча дөнья чемпионатының ябылу тантанасы булды. Халыкара кёрлинг федерациясе башлыгы (WCF) Кейт Кейтнесс, шулай ук WCF тан ярышлар директоыр Кит Вендорф, WCF вице-президенты Хью Милликин тантананың мәртәбәле кунаклары булдылар.